24 мая 2013
Флера Сафиуллина – тел белеме өлкәсендә мәртәбәле галимә, туган тел үсешенең кыю сакчысы

24 май – мәшһүр Казан университетының мәшһүр галимәсе, филология фәннәре докторы, профессор Флера Садрый кызы Сафиуллинаның туган көне. Әгәр исән булса, киң җәмәгатьчелек аның бүген 75 яшьлеген билгеләп үтәр иде. Шул уңайдан Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында, югары уку йортының профессор Әлфия Йосыпова җитәкчелегендәге тәрҗемә белеме һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге галимәне искә алу чарасын оештырды. Төшкә кадәр исә аның шәкертләре, хезмәттәшләре, остазлары мәрхүмәнең каберен зиярат кылып, рухына дога кылдылар. ФСИ директоры Рәдиф Җамалетдинов искә алу чарасын ачып, Флера Сафиуллиннаның университет тарихында данлы һәм шанлы шәхесләрнең матур традицияләрен дәвам итүче галим, танылган җәмәгать эшлеклесе, бик күпләрнең мөхтәрәм остазы булуын билгеләп үтте. “Галим кеше өчен тормышта иң мөһиме – кешеләргә акыл, белем бирерлек фәнни хезмәтләрең булу һәм үз фәнни мәктәбеңне булдыру. Укучыларының уңышларына сөенеп яшәгән бәхетле галимә иде Флера Садри кызы. Без бүген зур ышаныч белән аның мәктәбе киләчәктә дә уңышлы эшләр дип әйтә алабыз”, - дип ассызыклады институт директоры.

Үзенә югары белем биргән Казан университетында ярты гасыр эшләү дәверендә Флера Сафиуллина татар лингвистикасы һәм тюркологиясе өлкәсендәге 200 дән артык исемдәге китаплары, берничә йөз фәнни монографияләре, укыту-методик мәкаләләре белән республикада һәм Россиядә генә түгел, хәтта дөньяның бик күп илләрендә танылган галимә. Искә алу чарасында катнашкан академик, татар тел белеме фәнендә мәшһүр галим Мирфатыйх Зәкиев үзенең шәкерте хакындагы истәлекләре белән уртаклашып, бүгенге көндә Флера Сафиуллинаның эшен дәвам иттерүчеләрнең шактый булуына шатлануын белдерде. Флера Сафиуллина истәлегенә багышланган фәнни конференциядә ясаган чыгышында да Мирфатыйх Зәки улы залдагыларга мөрәҗәгать итеп, “Флера Садрый кызының остазы буларак, аның шәкертләренә, димәк, минем фәнни оныкларыма чын күңелдән тирән хөрмәтлемен, гыйльми әнигез булган Флера юлыннан барып югары уку йорты укытучысы булуыгызны акларга, гыйльми юнәлештә үсәргә, фән өлкәсендә шәкертләр тәрбияләргә тырышыгыз. Флера Садрый кызының шундый булдыклы шәкертләре, үземнең рәхмәтле оныкларым белән мин чын күңелдән горурланам”, дигән иде. Флера Сафиуллинаның төркемдәше булган олпат галимә Фәһимә Хисамова исә аның фәнни эшчәнлектә дә, тормыш та да үтә дә тырыш, кыю, намуслы, ару-талуны белмәс кеше булуына басым ясады. Һәм Флера Сафиуллинаның гомере буе үз-үзен аямыйча эшләвен, аның бөтен татар филологиясе өчен бердәнбер үрнәк булуын искәртте. Сабакташларының тагын берсе, танылган журналист Рәшит Зәкиев Флера Садрый кызының фәнни хезмәт җимешләре булган телара сүзлекләрен һәрдаим эшендә куллануы хакында сөйләде, татар теле үсеше сагында торган галимәдән үрнәк алырга чакырды.

Филология һәм сәнгать институтында узган чарада Флера Сафиуллинага багышлап, Казанның “Ихлас” нәшриятында дөнья күргән “Казан университетында – Ярты гасыр” исемле җыентык та тәкъдим ителде. Бүгенге кичәдә катнашкан барлык мөгаллимнәр, тел белгечләренең Флера Садрый кызы Сафиуллинна турындагы якты истәлекләре дә әлеге басмада урын алган.

Белешмә өчен. Флера Садрый кызы Сафиуллина – Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы, Халыкара төрки академия академигы. Флера Садри кызы Сафиуллина 1938 нче елның 24 нче маенда элеккеге Сарман (хәзерге Тукай районы) Теләнче Тамак авылында туа. Башта туган авылында сигезьеллык мәктәптә укый. 1953 нче елда, әтисен Яңа Чүриле районына эшкә җибәрү сәбәпле, гаиләләре белән шул районга күчеп китәләр. Ф.С. Сафиулина шушы районда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлап, университетның татар теле кафедрасында эшли. Күренекле тел белгече М.З. Зәкиев җитәкчелегендә 1962-1965 нче елларда аспирантура үтеп, 1966 нчы елда «Татар телендә сүз тәртибе» дигән темага кандидатлык, 2000 нче елда “Татар әдәби теле синтаксисының үсеше (XX гасыр)” дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

Ф.С.Сафиуллинаның эшчәнлеге Казан дәүләт университеты белән бәйле.  Ф.С. Сафиуллина татар теле кафедрасында 1992 нче елга кадәр башта ассистент, аннары доцент булып эшли. Галимә 1992-2008 нче елларда Казан дәүләт университетының татар теленә өйрәтү кафедрасын җитәкли. Республикабызда татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кертү юнәлешендә зур  хезмәт куя. Галимә җитәкчелегендә чит ил һәм Россия университетлары белән фәнни-эзләнү элемтәсе булдырыла. Берлинның Азат университетындагы (Германия) Тюркология институты белән хезмәттәшлек итә, Хельсинкида татар теле буенча лекцияләр укый.

Профессор Сафиуллина – фәнни монографияләре һәм фәнни-методик хезмәтләр белән  татар тел белеменең үсешенә зур өлеш кертте. Алар арасында татар теленең синтаксисы, татар теленең лексикологиясе, стилистикасы, татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы, югары уку йортлары, мәктәпләр, колледжлар, гимназияләр өчен программалар, дәреслекләр зур урын алып тора.  Галимә лексикография (уннан артык сүзлек төзелгән: антонимнар, синонимнар, омонимнар, татар һәм рус фразеологик сүзлекләре, лингвистик әйтелмәләр сүзлеге, балалар өчен рәсемле сүзлек, татарча-русча, русча-татарча кесә сүзлеге һ.б.), татар телен чит телләр аудиториясендә укыту методикасы юнәлешләрендә эшли. 

Ф.С.Сафиуллинаның гыйльми хезмәтләре, татар һәм рус мәктәпләре өчен татар теленнән дәреслекләре фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә. “Татар телендә сүз тәртибе” (1974), “Развитие синтаксиса татарского литературного языка” (1990), “Татарский язык. Самоучитель (1992) хезмәтләре өчен университетның дәрәҗәле дипломнары белән бүләкләнеп, фәнни эшләр буенча берничә тапкыр лауреат исеменә лаек була.

Флера Садриевна - үзенең көчле фәнни мәктәбен булдырган галим. Аның җитәкчелегендә дистәдән артык кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклана. 

Сафиуллина - Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия иясе, Халыкара Төрек академиясе әгъзасы, «2000 нче ел Хатын-кызы» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булучы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турындагы Законны гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы, «Сөембикә», «Ялкын», «Мәгариф» журналларының редколлегия әгъзасы булды. Флера Садриевна – җәмәгать эшлеклесе дә: утыз елдан артык академик группалар кураторы, тарих-филология факультетының партия бюросы әгъзасы һәм сәркатибе, шул ук факультетның профбюросы рәисе, факультетның стена газетасы редакторы, сайлау комиссиясе рәисе, Казан дәүләт университетының татар телен гамәлгә кую комиссиясе әгъзасы.

Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән Флера  Сафиуллинага «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән исем бирелә.