06 декабря 2023
Ильдар Кыямов: " Журналист җәмгыятьнең пульсын тотып торырга тиеш"

Бүген, 6 декабрь көнне, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Манзара" тапшыруының танылган алып баручысы - Ильдар Кыямов белән очрашу узды. Әлегә очрашуда институтыбызның филология һәм журналистика юнәлешендә укыган 1нче, 2нче һәм 3нче курс студентлары катнашты.

Әңгәмә барышында журналистиканың төрле юнәлешләре, аеруча телевидение турында төрле сүзләргә сөйләшүләр алып барылды. Ильдар Кыямов үзенең шәхси тәҗрибәсе белән, журналистикага ничек эләгүе, нинди кыенлыклар белән очрашуы турында сөйләде. Бүгенге көн журналистының иң төп сыйфаты итеп үҗәтлелекне әйтеп китте алып баручы. Журналист барлык өлкәдә дә белемле, мәгълуматлы булырга тиеш, чөнки ул " җәмгыятьнең пульсын тотып торырга тиеш" дип киңәш бирде Ильдар Кыямов. Журналист үзендә бик күп сыйфатларны сыйдыра белгән шәхес. Телевидениеда актерлык сәләтенә дә ия булырга кирәк, чөнки туры эфирлары көтелмәгән вакыйгалар да була, шуңа Ильдар Кыямов студентларга киләчәктә мондый хәлләрдән ничек дөрес чыгу юлларын сөйләде. Үз иҗади тәҗрибәсеннән кызыклы вакыйгаларга тукталды. Китаплар, әдәби әсәрләр укуның, телне камилләштерүнең мөхимлеген ассызыклады. Шулай ук студентларга бик кызыклы булган "Манзара" тапшыруының эшләү процессы, керү таләпләренә дә тукталды кунак.

Студентлар да шулай ук үз сорауларын бирә алды. Аралашу нәтиҗәсендә бүгенге татар милли телевидениесының бүгенге торышы, киләчәге кебек темаларга тукталды. Ильдар Кыямов шулай ук үзенең фикерләрен әйтеп китте. Телевидениега нинди тапшыруларны өстәргә, кайсылары тыярга кебек сорауларга җавап алынды.

 Аралашу бик җанлы һәм кызыклы барды, студентлар тарафыннан сораулар бик күп булды. Ильдар Кыямов та үз чиратында аларга бик тулы җавап бирергә тырышты. Үз чыгышын ул мондый җөмлә белән тәмамлады:"Кешенең укырга теләге булса, ул кирәкле китапны да, укытучыны да табачак, һөнәре буенча да китәчәк".Киләчәктә аларга уңышлар теләп, "Манзара" тапшыруына чакырып калды. Барлык катнашучылар өчен әлеге очрашу файдалы һәм кирәкле булды.

 

Чыганак: Фәтхетдинова Сылу Әхмәтшина Адилә 10.2-101 төркем