04 декабря 2023
"Рухият" түгәрәге үзенең эшчәнлеген тәкъдир итте

Җомга көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасында эшләп килүче "Рухият" түгәрәгенең презентациясе узды. Татар әдәбияты кафедрасы доценты, түгәрәкнең җитәкчесе Гайнуллина Гөлфия Рәсил кызы һәм түгәрәккә йөрүче 4 нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова беренче, икенче, өченче курс студентларын "Рухият" түгәрәгенең эшчәнлеге, уңышлары белән таныштырып узды. 

"Рухият" ул – фәнни түгәрәк. Аның максаты татар әдәбияты гыйлеме, тарихы һәм тәнкыйте өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып бару, конференцияләрдә катнашу, мәкаләләр белән чыгыш ясау. Түгәрәгебез эшчәнлеген 2022 нче елның ноябрь аенда башлап җибәрде һәм шушы кыска гына вакыт аралыгында бик күп уңышларга иреште. Тимербаева Динә Айдар кызы КФУ проректорының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Гатиятова Айгөл проекты белән "Студентлар стартап"ы конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Зинатова Талия Азат кызы «Росмолодежь» грантын яулады. Шулай ук быел түгәрәгебез Казан федераль университеты күләмендәге "Иң яхшы түгәрәк" конкурсында катнашты. Түгәрәгебезгә әле бер генә ел булуга карамастан,  "Рухият"ебез "Иң яхшы старт" дигән номинациядә җиңү яулады.

Быел без татар язучылары, драматурглары белән эшләргә һәм “Казан утлары” журналы өчен фәнни-популяр мәкаләләр бастырып чыгарырга ниятлибез.  Билгеләп үтәргә кирәк, «Татмедиа» агентлыгы белән очрашуда "Казан утлары" журналы китап күзәтү сәхифәсендщ басылу мөмкинлеге бирде. 

Йөз еллык тарихы булган төп әдәби журналда мәйданчыгыбыз барлыкка килгәч, без чаралар планын яңадан карап чыгарга булдык.  Киләсе утырыш шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән берлектә үткәреләчәк. Студентлар Лилия Гыйбадуллинаның шигырьләренә фәнни анализ тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук Ландыш Фаезова, Луиза Янсуар, Айгөл Әхмәтгалиева, Марсель Галиев кебек бүгенге көн әдәбиятыбызның йөзек кашы булган әдипләр белән дә очрашулар планлаштырылган.

Шулай ук без хәзерге татар әдәбияты буенча фәнни мәкаләләр язудан тыш, татар язучылары әсәрләре мотивлары буенча эшләнгән кинофильмнарны да карыйбыз, бәя бирәбез, фикер алышабыз. Мисал өчен, октябрьдә мөселман киносы фестивалендә булдык, анда Әмирхан Еники хикәяләре мотивлары буенча эшләнгән "823 км" кинофильмын карадык (сценарист Валерия Байкеева, режиссерлар Ирек Хафизов, Ренат Галиәскаров). Кинофильмны караганнан соң фәнни түгәрәгебездә фикер алышу булды, аның нәтиҗәләрен без ИФМК сайтында яктырттык. Шулай ук Байбулат Батулланың "Ядәч! Истә!" дип исемләнгән яңа кинофильмын да карап үттек. Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашудан соң агымдагы айда "Ядәч! Истә!" фильмының режиссеры Байбулат Батулла  белән дә очрашу планлаштырылган.

Без укучылар арасында фәнни түгәрәгебезгә карата кызыксыну уяту өстендә дә актив эшчәнлек алып барабыз. Ноябрьдә без Лев Толстой исемендәге Бөтенроссия укучылар конкурс-конференциясен оештыруда ярдәм итәбез, секция операторлары булып эшлибез. Конференциядән соң  сәләтле балаларны түгәрәк эшчәнлегенә җәлеп итү өстендә эш алып барабыз.

Түгәрәгебез Казан федераль университеты үткәрә торган ярышларда һәрдаим актив катнашып бара. Октябрь аенда без "Фән дөньясы" ("Мир науки") феситвалендә катнаштык. 9 нчы ноябрьдә фәнни түгәрәкләр арасында конкурста көч сынаштык. 4 нче декабрьдә исә бөтен университет күләмендә уздырыла торган "Фәнни көрәш" ("Научные бои", "Science battle") ярышында катнашабыз. 

Түгәрәк презентациясендә татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Сәйфуллина Флера Сәгыйть кызы да катнашты. Ул студентларга фәнни түгрәкләргә йөрүнең, фән өлкәсендә үзеңне сынап карауның әһәмияте турында сөйләде.  Шулай ук татар әдәбияты кафедрасы доценты Хабетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗановна да чыгыш ясады. "Сез дә фәндә үзегезне күрсәтеп, тарихта эзегезне калдыра аласыз", - дип студентларның әлеге зур мөмкинлекләре турында тагын бер кат искәртте. 

Безнең түгәрәккә йөрү - ул конкурсларда катнашу, конференцияләрдә чыгыш гына түгел, ул, беренче чиратта, фәнни мәкаләләр, фәнни язмалар эшләп, фән, әдәбият гыйлеме өлкәсендә үзеңне сынап карау дигән сүз.

Чарада катнашкан барлык студентларны да түгәрәгебезнең алдагы утырышларында көтеп калабыз! 

 

Чыганак: 4нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова