04 декабря 2023
Лев Толстой исемендәге фәнни конференция-конкурсның йомгаклау турында "Татар әдәбиятының мөһим мәсьәләләре" дип исемләнгән юнәлештә 51 укучы эзләнү эше тәкъдим итте

2 декабрь көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында җиденче тапкыр уздырыла торган Лев Толстой исемендәге фәнни конференция-конкурсның йомгаклау туры булды. “Татар әдәбиятының мөһим мәсьәләләре” дип исемләнгән юнәлешкә җәмгысе 51 эш җибәрелгән иде. Икенче турда  ике cекция утырышында укучылар үз эшләрен тәкъдир иттеләр.

“Татар әдәбиятының һәм журналистикасының мөһим мәсьәләләре” дип исемләнгән секциягә җибәрелгән эшләр арасында Ханты-Мансийск, Башкортстан, Татарстанның төрле мәктәпләреннән килгән кызыклы чыгышлар тәкъдир ителде.

Киләчәген татар филологиясе белән бәйләргә исәпләгән 11 сыйныф укучысы Вәлиуллина Диния хәзерге татар язучысы Айзирәк Акчура иҗаты турында чыгыш ясады. Галиев Айназ журналист булырга теләвен белдерде, татар сынчыларын өйрәнү мәсьәләсен күтәрде. Джебрил Ранья да Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе абитуриенты. Ул Фәнис Яруллин иҗаты турында эзләнү эше тәкъдим итте. 10 сыйныф укучысы Ханафиев Әмир  Хәсәнгата Габәши турында кызыклы чыгыш ясады. Татар мәгърифәтчеләре хакында фикер алышу оештырды.

Жюри әгъзалары татар әдәбияты кафедрасы профессоры Н.М.Юсупова, доцент Г.Р. Гайнуллина укучыларга эшләрен дәвам итү, үстерү мөмкинлекләрен күрсәтеп, башка конференцияләргә дә чакырып калдылар.

“Татар әдәбияты һәм фольклор” секциясендә “Төрле халык фольклор әсәрләрендә «Су иясе» образы” (Вилданова Илнара, 11 сыйныф), “В.Имамовның «Казан дастаны» романында гореф-гадәтләр һәм милли йолалар” (Газизов Илфат, 8 сыйныф),   “Т.Миңнуллинның «Эзләдем, бәгърем, сине» драмасында «тавыш» концептының функцияләре (Иванова Адилә, 10 сыйныф), “Балалар фольклорында бишек җырлары һәм юаткычлар, кузгаткычлар” (Мөбәрәкшина Адилә, 9 сыйныф) һ.б. темаларга 25 эш тыңланды. Татар әдәбияты кафедрасы профессорлары Ф.С.Сәйфуллина, Л.И.Минһаҗева, доцент Г.Ф.Каюмова әдәбият белән кызыксынучы укучыларны безнең конференцияләрдә катнашырга, Югары мәктәпкә укырга килергә өндәде.

Конференция эше җанлы үтте. Укучылар  яңа конференцияләр турында мәгълүмати хатлар алып, рух һәм көч алып таралышты.

 

Чыганак: “Татар әдәбиятының мөһим мәсьәләләре” юнәлешенең җитәкчесе, КФУ доценты  Г.Р.Гайнуллина