04 декабря 2023
"Рухият" түгәрәгенең алдынгылары – "Иделем акчарлагы" бәйгесенең призерлары

«Идел» яшьләр үзәгендә «Иделем акчарлагы» ХХIII бәйгесенең йомгаклау туры узды. Анда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Рухият» түгәрәгенә йөрүче Ралина Хәбирова һәм Ихтыяр Кыямов катнашып, призлы урыннар яулады.

 Бу чарада катнашучылар әдәбият һәм иҗат турында фикер алышты, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, язучы Ландыш Роберт кызы Әбүдарова,  шагыйрә, «Китап» радиосында тапшырулар мөхәррире Гөлинә Шәйхи, филология фәннәре докторы, тәнкыйтьче Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов, язучы-журналист, Татарстан китап нәшрияты медиа-продюсеры Гөлүсә Рәүф кызы Закирова, язучы Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Миңнемөһим улы Шәех, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөхәррире Рифат Гали улы  Сәлах, “Татар китабы йорты” җитәкчее Айдар Рәсим улы Шәйхин белән очрашты.

        

 «Рухият» түгәрәгенең старостасы, I курс студенты Ралина Хәбирова