27 ноября 2023
"Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары" студентлар фәнни түгәрәге беренче курс студентлары белән очрашты

24 нче ноябрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» фәнни түгәрәге беренче курс студентлары белән очрашу үткәрде. Әлеге чарага студентлар уку йортының төрле мәктәпләреннән түгәрәкнең эшчәнлеге белән танышырга җыелган иде.  

«Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» студентлар фәнни түгәрәген оештыру идеясе 2010 нчы еллар башында Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты берләшкәндә барлыкка килә. Бу ике көчле фәнни юнәлешнең кушылуы нәтиҗәсендә студентларның иң уңышлы фәнни проектларын тормышка ашырырга мөмкинлек туа. Түгәрәк студентлар арасында лингвистик белем һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеген популярлаштыруга, яшьләрнең интеллектуаль потенциалын үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Студентлар фәнни түгәрәгенең максаты булып:

- студентларда фәнни иҗатка кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру;

- иҗади фикерләүне, фәнни мөстәкыйльлекне үстерү;

- студентлар арасыннан магистратура һәм аспирантурага керү өчен резерв формалаштыру.

Түгәрәк кысаларында студентлар татар теленең фонетикасы, эксперименталь фонетикасы, лексикологиясе, лексикографиясе, морфологиясе һәм синтаксисы өлкәсе буенча фәнни эшләр язалар. Нәтиҗәдә, түгәрәктә катнашучылар үзләрен чын лидерлар буларак күрсәтәләр, милли мирасны баетуга өлеш кертәләр. Студентлар бөтенроссия, халыкара, төбәк-ара, республика фәнни-гамәли конференцияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар.

Быел фәнни түгәрәк  КФУның иң яхшы студентлар фәнни түгәрәкләре бәйгесендә 140 түгәрәк арасында 2 нче урын яулады. Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары арасында татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисы каршындагы комиссия тарафыннан стипендия алуга лаеклы булды.

Очрашу азагында студентлар фәнни түгәрәккә йөрүчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әгәр дә татар теленең актуаль проблемаларын чишү юлларын эзләргә һәм шуның белән татар халкының мәдәниятен, тарихын үстерергә, татар телен саклап калуга өлеш кертергә теләсәгез сезне Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасында эшләп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» студентлар фәнни түгәрәгенә көтеп калабыз.

Источник информации: Хадиева Гульфия Камиловна