14 ноября 2023
I Бөтенроссия "Туган тел" форумы

2023 нче елның 14 ноябрендә Каюм Насыйри институты җитәкчеләре һәм методистлары I Бөтенроссия "Туган тел" форумында катнашты. Татарстан Республикасы Рәисенә Каюм Насыйри институты эшчәнлегенең нәтиҗәләре һәм алдагы елларга куелган максатлар тәкъдим ителде. Нәтиҗәләр сөенерлек: 9 ел эчендә 13 үзәк ачылган; шул үзәкләрдә 2500гә якын кеше татар теле курсларында белем алган; 546 мәдәни чара үткәрелгән; КФУ мөгаллимнәре тарафыннан 1000нән артык онлайн-дәрес укытылган. Самара, Бишкәк, Ташкент шәһәрләрендә урнашкан үзәкләрдә театраль түгәрәкләр эшләп килә. Ел саен апрельдә үткәрелә торган «Игелек кыл» халыкара шигърият конкурсы да матур традициягә әверелде. Алдагы елларда да, куелган максатка тугры калып, татар телен һәм мәдәниятын сакларга, үстерергә һәм дөнья күләм танытырга язсын! 

Форум турында кыскача мәгълүмат.  I Бөтенроссия “Туган тел” форумы 12-14 ноябрь көннәрендә  узды. Форумга Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре җыелды. Делегатлар өчен татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә багышланган төрле педагогик остаханәләр узды. Шулай ук укытучылар өчен татар милли бизәкләрен төшерү, татар халык ашларын әзерләү, татар декоратив-гамәли сәнгате, татар халык биюе буенча мастер-класслар да оештырылды.

 

Источник информации: Шаяхметова Лейсан Хабировна