14 ноября 2023
Институтта Ачык ишекләр көне узды

2023 елның 11 ноябрендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Ачык ишекләр көне узды. Чарага йөздән артык мәктәп укучысы, аларның әти-әниләре һәм Казан педагогика көллияте студентлары килгән иде.

Ачык ишекләр көнен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Ижбаева Гөлназ Ришат кызы ачып җибәрде. Ул абитуриентларны институтта белем алу тәртипләре һәм  өстәмә белем бирүче үзәкләр белән таныштырды.  

Укучыларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Захарова Светлана Николай кызының чыгышы зур кызыксыну уятты. Ул 2024 елда Дәүләт (йомгаклау) аттестациясендә булачак үзгәрешләр хакында сөйләде.

“Логос” өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәре Алмаз Закиров мәктәпләрдә уздырыла торган профориентация очрашулары, КФУда укучылар өчен оештырыла торган олимпиадалар һәм конференцияләр хакында мәгълүмат бирде, югары мәктәп деканнары уку программалары белән таныштырды.

Актлар залында очрашу тәмамланганнан соң, укучылар татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасы оештырган «Сөйләм осталыгы», «Видеограф», «Скетчинг», «Вокал», «3D модельләштерү» иҗади мастер-классларында катнаштылар.

Ачык ишекләр көненә килүчеләр өчен институт буйлап экскурсия уздырылды.

Источник информации: Раиля Хаялиева