10 ноября 2023
Студентлар фәнни түгәрәкләренең җиңүе

Казан федераль университетының Император залында КФУның иң яхшы студентлар фәнни түгәрәгенә конкурс лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү булды.

Бүләкләү тантанасын Казан федераль университетының беренче проректоры - фәнни эшләр буенча проректор Дмитрий Таюрский ачты.

Проректор Д.А. Таюрский сүзләренчә, вузның барлык фәнни түгәрәкләре яхшы эшли һәм алар барысы да бүләкләүгә лаек. Шуңа күрә иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмады.

«Без ышанабыз, түгәрәкләр – студентларны фәнни эшкә җәлеп итүнең бик нәтиҗәле формасы, аларның эшчәнлегендә катнашу белем бирү программаларын үзләштерүдә җитди ярдәм итә, – диде ул.

Дмитрий Альбертович КФУда 140 фәнни түгәрәкнең эшләвен билгеләп үтте һәм ул түгәрәкләргә яңа кызыклы ачышлар теләде.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасында эшләп килгән «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» студентлар фәнни түгәрәге Конкурста 2 урын яулады. (түгәрәкнең фәнни җитәкчесе доцент Г.К. Һадиева, староста Д.А. Тимербаева).

Татар әдәбияты кафедрасында эшләп килгән «Рухият» студентлар фәнни түгәрәге «Лучший старт» номинациясендә җиңүче булды. (Түгәрәкнең фәнни җитәкчесе доцент Г.Р. Гайнуллина).

Түгәрәк әгъзаларын җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез, аларга фәнни эшләрендә зур уңышлар телибез.

 

Мәгълүматны әзерләделәр: түгәрәкнең старостасы  Д.А. Тимербаева,  түгәрәк җитәкчесе доцент Г.К. Һадиева.