10 ноября 2023
"Рухият" - КФУ түгәрәкләре арасында "Иң яхшы старт" номинациясендә җиңүче!

9 ноябрьдә Казан федераль университетының Император залында «Иң яхшы фәнни түгәрәк» бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Җиңүчеләр арасында институтыбыздан ике – «Рухият»   һәм «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» фәнни түгәрәкләре бар иде.

23 октябрь көнне «Рухият»ебез, икенче елын гына эшләүгә карамастан, шушы дәрәҗәле бәйгенең йомгаклау этабында чыгыш ясады.   Яшь кенә «Рухият»ебезне дистәләгән еллар эшли торган түгәрәкләр арасында тәкъдим итү горурлык һәм җаваплылык хисе тудырган иде. Ә бүген исә, гасырлар сулышы тоемланган, дөнья тарихында эз калдырган күпме даһи шәхесләр утырган Император залында булганда бу хисләр тагын да ныгыды. Йомгаклау тантанасын да үзебезнең түгәрәкнең иң хөрмәтле әгъзасы Гыйләҗева Ризәләбез алып барды.

Университетның беренче проректоры – фәнни эшләр буенча проректоры Таюрский Дмитрий Альберт улы һәм  яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшләре буенча проректор Межведилов Ариф Магидин улы, бәйгенең комиссия мөдире Рәхимов Илгизәр Ильяс улы, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге идарәсе мөдире Маргарита Давыдовна Миронова финалистларны сәламләделәр, котлау һәм теләкләрен җиткерделәр.

Дулкынландыргыч көтү мизгелләре… Һәм «Рухият» – «Иң яхшы старт» номинациясендә җиңүче! Киләчәктә яраткан түгәрәгебез кысаларында әдәбият гыйльмияте өлкәсендә армый-талмый хезмәт итәрбез!

 

«Рухият» түгәрәгенең старостасы, I курс студенты Ралина Хәбирова