09 ноября 2023
Галимнәр халык музыкасын җыюның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

8 ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Россия Федерациясендә игълан ителгән Педагог һәм остаз елына һәм танылган этномузыколог Э.Р. Каюмова истәлегенә багышланган “Халык музыкасын җыюның актуаль мәсьәләләре” турында түгәрәк өстәл узды. Ул институтның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә урнашкан туган телләрне һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге тарафыннан оештырылды.

Чара түгәрәк өстәлдә катнашучыларны югары мәктәп деканы Рамил Хәмит улы Мирзахитовның сәламләү сүзләре белән башланып китте һәм модератор Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова  тарафыннан алып барылды. 

Түгәрәк өстәлдә  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Р.Р. Солтанова, Л.Х.Дәүләтшина,Г.Г.Галимҗанова,   Казан Дәүләт консерваториясеннән  Г.М.Макаров һәм Л.И. Сәрвәрова, Казан Дәүләт мәдәният институтыннан А.Р.Еникеева, Казан шәһәре Мэриясеннән Л.Х.Җиһаншина,  “Безнең мирас” журналы фәнни сәркатибе Ленар Гөбәйдуллин, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары һәм студентлары, этнолог Э.Р. Каюмованың якын туганнары – әнисе, тормыш иптәше, улы һәм башкалар катнаштылар.  Алар халык музыкасын туплауда заман юнәлешләре, татар сәнгать белеме фәнендә халык музыкасын өйрәнү мәсьәләләре, студентлар белән музыка фольклоры материалларын җыю проблемалары, Антон Эйхенвальд эшчәнлеген өйрәнүче Йолдыз Исәнбәт шәхесе турында фикер алыштылар; Э.Р. Каюмованы искә алып, аның эшчәнлегенең  вакытлы матбугатта чагылышы, шәхси архивы материалларын өйрәнү, системалаштыру, галимәнең экспедицияләрдә эшләү үзенчәлеге турында истәлекләр белән уртаклаштылар.

Чара дустанә, һәм җылы үтте. Аны Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевның җырлары, 15нче татар гимназиясе укытучысы Дамир Габдрахманов  һәм Камилә Низамованың музыка уен коралларында уйнавы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Г.Г.Мәгъсүмҗановның гөслә тавышы яңгыратуы тагын да җанландырып җибәрде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар мондый очрашуларның тәҗрибә уртаклашуда әһәмияте зурлыгын ассызыклап таралыштылар.  

 

Автор: Камилә Батталова, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 2нче курс студенты