07 ноября 2023
"Мин сәхнәне яратып туялмадым"

“Рухият”челәр  язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашуда булып кайттылар.

3 нче ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында М. Кашгарый исемендәге Халыкара, С. Сөләйманова һәм И. Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән “Яратып туялмадым” спектакле: язу һәм кую серләре” исемле очрашу булды. Анда җитәкчебез Гөлфия Расил кызы белән без, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Рухият” түгәрәгенә йөрүче студентлары булдык. Айгөл ханым беренче профессиональ татар актрисасы  Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган спектакль нигезенә яткан пьеса һәм “Туташ” романы өстендә эшләве турында сөйләде.

– Барыгызга да мәгълүм булганча, Нәкый Исәнбәт театр эшлеклеләренә багышланган “Гөлҗамал”  пьесасын язган. Ничек аны кабатламаска һәм Сәхипҗамалның үзен югалтмаска дигән сорау куйдым. Актрисаның язмышы аянычлы: соңгы көннәре Чистай психоневрология интернатында үтә. Пьесамда вакыйгалар шунда бара. Романда да героем хастаханәдә үз-үзе белән сөйләшеп, үткәннәргә кайтып яши. Чынбарлыкта андый кеше үткәндәге вакыйгаларны хәтерендә яңартып, объектив бәя бирә торган хәлдә булмаса, әсәрдә бу мөмкин. Китапны бик сабыр кешеләр генә укып чыгар. Шуңа да беренче артисткасының язмышы белән күбрәк катлам вәкилләрен таныштыру өчен пьеса яздым. Бу минем төп максатым иде,  – диде язучы.

Студентлар сорау арты сорау яудырдылар.

– Сәхипҗамал образы хәзерге татар яшьләренә нинди йогынты ясый алачак? Сез тудырган Волжская кайсы ягы белән кызыклы?

– Сәхипҗамалны шундый яраттым. Үзе сайлаган һөнәргә тулысынча бирелүе –  сокландыра торган төп сыйфаты. Һәр кеше үз һөнәренә шундый фанатизм белән бирелсә, безнең җәмгыятебез никадәр үсеш кичерер иде.

– Сез әсәрләрегез аша Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында яңа фактлар җиткерә алдыгыз. Кайсылары билгеле түгел иде?

– Сәхипҗамалның метрикасы беркайда да юк. Ул үз кулы белән әтисе  Гыйззәтулла Хәмидуллинның  Яшел Үзән районындагы Әрә авылыннан булуын язып калдыра. Әмма архивларда бернинди мәгълүмат табылмады. Ижау архивында утырганда Сәхипҗамалның ире белән язылышу таныклыгы килеп чыкты. Анда туу урыны дип Чувашиядәге Әрә волосте Әлмән Авылы күрсәтелгән. Тагын актрисаның асрамага алган кызы булуы мәгълүм, тик исеме, кем булуы – Нелямы, Асияме ( аны үзе шулай атап йөрткән) – билгесез.

– “Капка” хикәясенең язылу  тарихы “Туташ” романын язу тарихы белән бәйле,  сөйләп китсәгез иде.

– Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында мәгълүмат эзләгәндә,  килүебез юкка булган икән дип, Яшел Үзән районындагы ташландык авылда йөрдек. Шунда үзе генә бер чокырда калган капкага тап булдык. Көн бик матур, җилсез иде, тик шунда ниндидер ыңгырашу тавышы ишетелде. “Бу сиңа берәр әсәр язардай булды инде”, – диде ирем кайтканда. Хак булды.

– “Капка” хикәясе  ХХ йөз башы татар модернистик прозасының асыл  үрнәкләреннән булган Фатих Әмирханның “Бер хәрабәдә” әсәре белән охшаш, аның классик дәвамы кебек. Кашгарый исемендәге премиягә лаек булуыгыз турында да сөйләгез әле.

– Төркиядә төрки  халыкларның ябык әдәби бәйгесе булды. Без, катнашучылар, псевдонимнар белән генә хикәяләребезне җибәрдек. Үз дәүләтендә I урын алган әсәр Халыкара дәрәҗәгә китә. Татарстаннан мин җиңү яуладым, Фатих Кутлу хикәяне төрекчәгә тәрҗемә итеп, икенче турга җибәрдек һәм җиңүгә ирештек.

–  Сәхипҗамалдан соң хатын-кыз образын эшләүгә карашыгыз үзгәрдеме?

 – Бәлки, балта сораганга шөшле тоттыру булыр бу, тик Сәхипҗмалның бөтен шәригать кануннарын атлап чыгып, әти-әни фатихасыннан баш тартып китүен ничек бәяләргә? Шуларга төкереп, яшьлеге белән киртәләрне җимереп атлавы хата булганмы? Батырлыкмы ул? Үзен шулай корбан итмәсә, татар дөньясында театр сәнгате бүгенге кебек була алыр идеме?  Шәхси бәхете юк. Ачлы-туклы йөрүдән сәламәтлеге беткән, организмы таушалган. Хатын-кызга бу кирәкме? Һәркем үзе нәтиҗә ясасын. Әлбәттә, мин бик озак Сәхипҗамал белән яшәдем, аны күңелдән алып ату мөмкин түгел.

– Беренче татар актрисасының фаҗигале язмышы барыбызны да тетрәндерде.  Ни өчен Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская кадерсез дип уйлыйсыз.

– Ул “Сәйяр”дән китеп, “Нур” труппасын җыя. Идеология, карашларның тамырдан үзгәрүен күтәрә алмый. Театрның 70 еллыгына да кертмиләр аны. Беренче актриса өчен нинди фаҗига бит бу! Сәхипҗамал авыруы  нәтиҗәсендә булган күперләрне дә яндырып, сүтеп бетерә. Казанда чагында янына килештереп китсәләр, Чистайда бөтенләй онытыла. “Кадерсезләр һәм каберсезләр иле” дигән фраза кабатлана пьесада. Кеше эшли-эшли, аннан соң китә. Кайда ул вакытта театр, кайда коллегалары?! Бу актерлар турында гына түгел. Ни өчен кадерсез, дигәнгә мин үзем дә җавап таба алмыйм. Аның авыру булуы, кешеләр белән мөнәсәбәтләре авыр  булуы хак. Чистайдагы шәфкать туташы сөйләве буенча, актриса бик хәлсез була, кешеләрне танымый, үзе кашык тотып ашардай хәлдә дә булмый. Аны номер белән генә җирләгәннәр, ди. Ә бу вакытта Казанда туганнары тарафыннан шау-шу куптарыла. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская үзен Габдулла Тукай янына җирләүләрен васыять иткән була. Күпмедер вакыттан соң җәсәден алып кайтырга Казаннан  Фоат Халитов дигән артистны җибәрәләр. Төнлә, фонарьлар яктысында Павел Уралов белән каберне казыйлар, табылган сөякләрне капчыкка салып, Казанга озаталар. Икенче көнне татар зиратында Тукайныкы янында кабер казып күмәләр.

–  Ни өчен әсәрнең исемен шулай куйдыгыз?

 – Вафатына берничә көн калгач, гына Вера Минкина ( РСФСР, ТАССРның халык артисты – Р.Х.) янына барган идем. Кочаклашып, елашып утырдык. “Бүген дә чыгып уйнар идем, хәтер генә юк шул. Мин сәхнәне яратып туялмадым”, – диде ул. Шулкадәр көчле тәэсир итте миңа бу сүзләр. Чыннан да, ике актриса да яратып туялмаган бит!

Җылы аралашу белән вакыт сизелмичә дә үтеп, спектакль башланыр вакыт җитте. Без тамашачылар залына уздык.

“Рухият” түгәрәгенең әлеге утырышы нәтиҗәсендә роман һәм спектакль турында “Сәхнә” журналына мәкалә эшләнәчәк. 30 ноябрьдә булачак студентлар конференциясе өчен чыгыш та әзерләнә.

 

“Рухият” түгәрәгенең старостасы, I курс студенты Ралина Хәбирова