27 октября 2023
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының

26 октябрьдә без, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 10.2-301 һәм 10.2-302 төркемнәре җитәкчеләребез филология фәннәре докторы Флёра Сәгыйть кызы Сәйфуллина һәм филология фәннәре кандидаты Гөлүсә Фәрит кызы Каюмова белән Татарстан Фәннәр академиясендә «Татар гыйлеме» халыкара фәнни мәктәбе кысаларында узган «Народный эпос в искусстве» («Сәнгатьтә халык эпосы») утырышында булып кайттык.

Секцияне Луиза Рәниф кызы Петрова «Татарский эпос на балетной сцене» («Балет сәхнәсендә татар эпосы») доклады белән ачып җибәрде. Анда «Алтынчәч», «Шүрәле» «Кыйссаи Йосыф», «Мәхәббәт турында легенда» («Легенда о любви») балетларындагы образларда татар милли үзенчәлекләренең чагылышы күрсәтелде. Венера Фәйзи кызы Макарова «Мифологемы и философская концепция в картинах художника-этноавангардиста Хамзы Шарипова» («Этноавангардист рәссам Хәмзә Шәрипов картиналарында мифологемалар һәм фәлсәфи концепция») дип аталган хезмәте белән таныштырды. Утырышны йомгаклап, «Дастаны в изобразительном искусстве Татарстана» («Татарстанның сынлы сәнгатендә дастаннар») темасына Ольга Лев кызы Улемнова чыгыш ясады. Ул Мәдияр Хаҗиев, Рабис Сәләхов кебек рәссамнарның хезмәтләрендә дастаннарның чагылышын ачты.

Болардан тыш, «Татарский народный дастан «Идегей» и Наки Исанбет» («Идегәй» татар халык дастаны һәм Нәкый Исәнбәт) күргәзмәсе оештырылган иде. Аны Дамир Мәүләви улы Исхаков ачып җибәрде. Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Нәкый Исәнбәтнең эшчәнлеге турында сөйләп, экскурсия үткәрде.

Без бу чарадан үзебез өчен кызыклы яңа мәгълүматлар алдык.

 

Чыганак: Татар әдәбияты кафедрасы;  1 курс студенты Ралина Хәбирова, 10.2-301 төркем