27 октября 2023
Нурихан Фәттахның тууына 95 ел!

25 нче октябрь көнне Габдулла Тукай музеенда Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, татар әдәбиятында беренче тарихи романнар авторы, галим Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бу чарада язучылар, Нурихан Фәттахның гаиләсе, каләмдәшләре һәм укытучыбыз Гөлфия Расил кызы белән, без, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.101 нче төркем студентлары  катнашты.

Барлык гомерен татар әдәбиятына, тарихына багышлаган Нурихан Фәттах  1928 нче елның 25 нче октябрендә Башкортстан республикасы Яңавыл районы Күчтавыл авылында дөньяга килә. Яңавыл районы татар дөньясына Нил һәм Илдар Юзеевларны, Саҗидә Сөләймановаларны биргән бик уңдырышлы бай як!

Әлеге чара Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан республикасы милли-музее, Габдулла Тукайның әдәби-музее, Татарстан Республикасы язучылар берлеге һәм Казан театр училищасы тарафыннан оештырылган. Алдан сүз Габдулла Тукай музее җитәкчесе, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтовага бирелде: “Габдулла Тукай музеенда бөек шәхесләребезгә, Габдулла Тукайның тормышына, аның замандашларына, аны өйрәнгән шәхесләребезгә һәм Тукай премиясе лауреатларына багышланган кичәләр шактый еш уздырыла.  Бүгенге чарабызда шундый кичәләрнең берсе. Иң матур, иң күңелле, иң әйбәт һәм иң эчтәлекле кичәләрнең берсе булыр. Бүген Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, татар әдәбиятында беренче тарихи-романнар авторы, галим Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык”.

Чараны дәвам итеп, Татарстан Язучылар берлеге әдәби-консультанты,  Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге премия иясе Газинур Морат чыгыш ясады: “Нурихан ага, белүегезчә, бик яшьли “үз туксаным- туксан” дип яши башлаган каләм әһеле! Аның әдәбиятка килүе – үзе бер могҗиза”.

Әдип үзенең истәлекләрен, язмыш юлын “Кичү” дип аталган романында тасвирлый. Тамашачы шушы романнан өзек карап үтте. Бу өзек Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры  артисты Алмаз Фәтхуллин һәм Казан театр училищасы студенты Ринат Низамов катнашында куелды. Казан дәүләт консерваториясе остазы, скрипкачы Гөлнара Лотфуллина Рөстәм Яхин моңнарын бүләк итте. Нурихан Фәттахның каләмдәше, чордашы Рабит Батулланың чыгышы аудиторияне җанландырып җибәрде.

Нурихан Фәттах 1953 нче елдан профессиональ язу эшенә күчә. 1955 нче елда милли студент тормышын чагылдырган “Сезнеңчә ничек?” романын тәмамлый. 1962 нче елда язучы “Бала күңеле – далада” исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң “Мөнир-Саҗидә” исемле повесте дөнья күрә. ХХ йөзнең 60 нчы елларыннан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игьтибарын тарихи әсәрләргә юнәлтә. Әдип “Итил суы акка торур”, “Сызгыра торган уклар” романнарын, “Кол Гали” һәм “Сарман кызы Сәлимә” сәхнә әсәрләре ерак гасырлар авазы, “Шәҗәрә” исемле фәнни хезмәтләрен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән яңа тарих темасын яктырта.  Шулай ук “Кырык дүртнең май аенда” дигән әсәре буенча төшерелгән кинодан өзек күрсәтелде.

Соңгы елларда Нурихан Фәттахның әсәрләрен сәхнәләштерү күренә башлады. Казанда “Кол Гали”, “Итил суы акка торур” әсәрләре, Әлмәттә “Сарман кызы Сәлимә” әсәрләре куела. Актанышлылар “Итил суы акка торур” әсәрен яңадан сәхнәгә күтәрделәр. Алар махсус бу чарага Актаныштан ук килгәннәр иде!

Чара Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исеендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Фирдинанд кызы Ганиева, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова, тарихи-романнар авторы, Тукай премиясе бүләге иясе, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, язучы, “Сәхнә” журналы баш редакторы Зиннур Хөснияр, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай дәүләт премиясе бүләге иясе Равил Шәрәфиев, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, Йолдыз Шәрәпова, Нәҗибә Сафина, яшь шагыйрләребез Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗевлар  һәм Нурихан Фәттахның мирасын түкми-чәчми, энҗе бөртегедәй саклаучы, популярлаштыруга бөтен көчен куючы тормыш иптәше Руфинә Фәттахова кебек зур шәхесләрнең чыгышы белән үрелеп барды.

 

Чыганак: 10.2-101 нче төркем студенты Илзирә Хәйруллина