23 октября 2023
"МАЯК" иҗади үсеш форумы - 2023

21 нче октябрь көнне институтыбыз стеналарында көз аенда традицион рәвештә уздырыла торга мөмкинлекләре чикле студентлар өчен «МАЯК» иҗади үсеш форумы үткәрелде. Быел әлеге форум Институт дәрәҗәсендә оештырылды.

Форум Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең Социаль һәм тәрбия эшләре буенча декан урынбасары Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы, студентлар деканы Илзирә Галимбикова һәм институтыбыз активистлары Лилия Таһирова, Зилә Мөхәммәтова, Зәлия Шәмсевалиева көче белән гамәлгә ашырылды.

Форумны оештыручылар ачып җибәрде. Алар әлеге форумның әhәмиятен ассызыклап үттеләр, максат-бурычлары белән таныштырдылар.

Чараны Юрий Кожулев публика алдында сөйләү, үз-үзеңне тәкъдим итү серләре турындагы чыгышы белән башлады. «Сез суга керүгә йөзә белә идегезме? Кеше алдында чыгыш ясау да - шул ук. Беренче тапкырдан ук килеп чыкмаса мөмкин, шуңа карамастан төшенкелеккә бирелмәскә кирәк. Барысы да тәҗрибә белән генә килә!», - диде ул үз чыгышында. Катнашучыларны Юрий тормыш тәҗрибәсеннән чыккан мисаллар белән  таныштырды, төрле алымнарга өйрәтте, шулай ук студентлар өчен файдалы булаган китапларга сылтама бирде.

Институтыбыз активисты Лилия Таһирова исә скрапбукинг - альбомнар ясау техникасы турында сөйләде. Ул гына да түгел, катнашучылар үзләре үк әлеге альбомнарны ясап карады. Эшләү барышында алар фикерләре белән бүлештеләр, тагын да ныграк таныштылар.  Ясалган альбомнар исә  hәрберсе ихлас күңелдән эшләнгәнне күренеп тора иде.

Психолог Мария Александровна үткәргән тренинг һәркемне уйланырга мәҗбүр иткәндер. Ул катаншучыларга метафорик карталар тәкъдим итте. Әлеге карталар ярдәмендә катнашучылар үзләрен борчыган, күңел түрендә йөрткән проблемалары белән уртаклаштылар. Мария Александровна катнашучылар өчен гади, тик шул вакытта бик мөhим әйберне истә тотарга кушты: «Без һәрвакыт киләчәк турында яхшы фикердә булырга тиеш. Барысы да безнең үзебездән, үзебезгә ышануыбыздан тора. Тормыш - үзебезнең кулларда», - диде ул.

Әлеге форум һәр катнашучыны төрле яклап ачты, аларның киләчәктәге иҗади үсешләренә бер адым булды. Алда үтеләчәк чараларда катнашырга зур теләк белдереп, студентлар үзләренә яңа белемнәр, тәҗрибә алып һәм, һичшиксез, уңай эмоцияләр туплап кайтып китте.

«Маяк» форумы үзенең иң төп, юл күрсәтү  максатына иреште дип әйтеп була. Әлеге форум бу чаралар белән төгәлләнми, ул ел дәвамында студентлар белән элемтәдә булуны күзаллый hәм аларга hәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер.

 

Чыганак: 4нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова,

Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов