20 октября 2023
Җыр икәнсең, Тормыш, исәнме...

Ни белән үлчәнә гомер?

Калган эзләр белән,

Кеше күңеленә орлык итеп

Салган сүзләр белән.

Саҗидә Сөләйманова

 

19 нчы октябрь көнне Милли китапханә сәхнәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVII әдәби премияне тапшыру тантанасы булып үтте. Әлеге чараны мөгаллимнәребез Флера Сәгыйтовна һәм Нурфия Марсовна белән белән берлектә без – 10.2-002 нче төркем студентлары да тамаша кылып кайтты.

Тантана Габдулла Кариев театры артистлары башкаруында Саҗидә Сөләймәнованың шигырьләрен уку белән башланып китте. Чара Айгөл Бариева, Рөстәм Насыйбуллин, Алмаз Хөсәеновлар тарафыннан шагыйрәнең әсәрләренә язылган җырларны тере оркестрга кушылып башкару белән үрелеп барды.

Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле, әлбәттә, премия ияләренең исемнәрен белү булгандыр, мөгаен. Стипендия ияләре арасында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбе студентларын күрү аеруча зур горурлык хисләре уятты. 10.2-102 нче төркем студенты Алинә Закирова һәм институтыбызны тәмамлаган Ландыш Гобәйдуллиналарны сәхнәдә җиңүчеләр рәтендә күрү безнең өчен зур шатлык булды. Әлеге кичәне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ачып җибәрде һәм әлеге чараның үтә дә кирәкле булуына басым ясады. Җиңүчеләрне «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм шагыйрәнең улы Әнвәр Маликовлар бүләкләде.

 Әлеге чара, һичшиксез, һәрберебезнең күңелендә якты истәлек булып кереп калыр. Без исә җиңүчеләрне зур җиңүләре белән тәбриклибез! Иҗат чишмәгез саекмасын, каләмегез гел тибрәлеп торсын, күңелегездән илһам нуры китмәсен дигән теләктә калабыз.

 

Чыганак: 4 курс студенты Зилә Мөхәммәтова