20 октября 2023
Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов белән очрашу

19 нчы октябрь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле журналист, ГТРК «Татарстан» филиалының директоры Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов белән очрашу узды.

19 нчы октябрь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында журналист, медиаменеджер, ГТРК «Татарстан» филиалының директоры Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов белән очрашу узды.

Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы тарафыннан уздырылган әлеге чарада   журналистика юнәлешендә  укучы студентлар һәм югары мәктәп укытучылары катнашты.

Очрашуда  Фирдүс Салих улы үзенең журналистика өлкәсендәге эшчәнлеге, иҗаты һәм киләчәккә планнары  белән уртаклашты, студентларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы 1980 нче елның 18 нче апрелендә  Буа районы Югары Лашчы авылында туа. 2005 нче елда В.И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт  университетын журналистика һәм социология факультетын тәмамлый.

Күренекле журналист, ГТРК «Татарстан» филиалының директоры Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов эшчәнлегенә күз салсак, ул 1998-2002 нче елларда “Татарстан” дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе корреспонденты, 2002-2005 нче елларда “яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең программаларын алып баручы, 2005-2007 нче елларда “Татарстан яшьләре”газетасы мөхәррире. Хосусый “Җир сулышы” газетасын нәшер итә, 2007 нче елдан “Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясендә: 2007-2011 елларда алып баручы, филиал директоры урынбасары-мәгълүмати программалар хезмәте башлыгы, 2010-2011 нче елларда – телевидениенең мәгълүмати программалар хезмәте башлыгы урынбасары, директоры.  

2011 нче елдан  Фирдүс Гыймалтдинов “Татарстан дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе” директоры.  2016 нче елда “Миллионлы шәһәр өчен көндәлек мәгълүмати программа” номинациясендә  “ТЭФИ- Регион  2016” бүләгенә лаек була. Ул  Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы укытучысы булып эшли, хикәяләр, шигырьләр, җыр текстлары авторы. Татар әдәбияты өлкәсендә таныла башлаган язучы Фирдүс Гыймалтдиновның ике тарихи романа “Үзбәк” һәм “Буа” билгеле.

Татарстан Республикасының Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре, диктор остасы Фирдүс Гыймалтдинов студентларга  файдалы, төпле фикерләрен һәм яхшы киңәшләрен әйтте.

“Хәзерге чор хәлләре бездән пропаганда белән шөгыльләнүне таләп итә. Яхшымы бу, начармы – һәркем  бу сорауга җавапны үзе эзли. Журналист ул һәрвакыт пропаганда чарасы булган, ләкин пропаганда алып барганда, журналист кайвакыт хакыйкатькә дә хилафлык китерергә мөмкин. Әгәр бу ил каршында тора торган мәнфәгатьләргә җавап бирә икән.” – ди, Фирдүс Салих улы.

Җылы очрашу күзләрдә очкыннар, илһам канатларыбызны, фәнгә карата мәхәббәтебезне тагын да  кабызып җибәрде!

 

Мәгълүматны 3 курс студенты Илзирә Хәйрулина әзерләде.

 

Төп төшенчәләр: очрашу, журналистика, телевидение, Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов