16 октября 2023
"Татарча диктант" акциясе

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты инде менә сигезенче тапкыр «Татарча диктант» акциясен уздыру мәйданчыгы булды.

2023 елның 13 октябрь көнендә галимнәр, мөгаллимнәр, төрле курсларда, юнәлешләрдә белем алучы студентлар, кунаклар, «Татарча диктант» акциясендә катнашырга дип, институтыбызның Актлар залына җыелдылар. Үзен сынап карарга теләгән һәркемне «Татарча диктант» акциясен оештыручыларның берсе Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Ленария Мөслимова сәламләде һәм әлеге әһәмиятле акция турында сөйләде.

Язучы, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллинның «Васыять» романыннан алынган өзекне Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Гөлшат Рәис кызы Галиуллина укыды.

Акциядә каптнашучыларга ярдәм йөзеннән язуы авырлык тудырырга мөмкин булган сүзләр экранга чыгарылган иде.

Диктант язарга 200ләп кеше җыелды. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, Татарстан Республикасының халык укытучысы Кәмәрия Хәмидуллина, диктант текстының авторы, Казан утлары журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, татар эстрадасының танылган җырчысы, ТР атказанган артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, шагыйрь Булат Ибраһим кебек билгеле шәхесләр дә бар иде.

Акциядә катнашкан һәркемгә ручка, диктант язу өчен бланк, татарча стикерлар җыелмасы бирелде.

Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar сайтында 15 ноябрьдән соң билгеле булачак.

 

Чыганак: гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Гөлназ Мөгътәсимова