17 октября 2023
Төрки дөнья социаль фәннәр буенча 21 нче Халыкара конгресс

2023 елның 11-14 октябрендә Анкарада (Төркия), Төрки дөнья социаль фәннәр буенча 21 нче Халыкара конгресс үтте.

Конгресста катнашучылар илнең төрле төбәкләреннән җыелган иде: Төркия, Татарстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Төньяк Македония һ.б. Конгресста 3 көн эчендә 7 параллель секция – 3 офлайн һәм  4 онлайн режимда секцияләр эшләде. 160 тан артык доклад тәкъдим ителде.

Конгрессның иганәчеләре: Халыкара Төркия Социаль Фәннәр Конгрессы (UTDSBK), ТÜРКМЕР Гамәли һәм Тикшеренү Үзәге, Гази Университеты.

Конгресс программасының мөһим өлеше мәгариф һәм тәрбия, медицина, эканомика проблемаларына багышланган иде. Конгресста катнашучылар мәгариф өлкәсендә белем компонентын ныгыту, мәгариф һәм тәрбия өчен эш программалары, мәгариф эшенең сыйфатын бәяләү, мәгариф һәм тәрбия  мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Докладчылар белем бирү юнәлешендә тәрбия мәсәләләрен дә куллану идеяларын тәкъдим иттеләр һәм  тәкдимнәр исемлеген дә төзеделәр.  

Әлеге зур чарада Казан федераль университеты галиме, профессор Ләйлә Минһаҗева да катнашты. Аның доклад темасы татар тарихы, үткәне белән бәйле иде. “Үткәннәр образы: белем чыганагы буларак әдәбият һәм сәнгать мирасы” – күпләрдә кызыксыну уятты. Алдагы эзләнүләргә юнәлеш  бирде.

Источник информации: Ләйлә Минһаҗева