13 октября 2023
"Рухият" түгәрәгенә йөрүче студентлар "Татмедиа" оештырган яңа китаплар тәкъдим итү чараларында чыгыш ясадылар

11 нче октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең «Рухият» түгәрәгенә йөрүче студентлар  катнашында «Татмедиа»ның «Әдәби кафе»сында Марсель Галиевнең «Чытырманлыкта» һәм «Сүзләрдән – сәйләннәр» дип аталган ике яңа китабын тәкъдим итү чарасы узды. Әлеге чарада Нәбирә Гыйматдинова, Илсөяр Ихсанова, Камил Кәримов кебек атаклы язучыларыбыз катнашты. Эльгина Мөхәммәтҗанова, Мәрьям Ибраһимова, Ралинә Хабирова, Ихтыяр Кыямов Марсель Галиевның әсәрләреннән  өзекләрне укыдылар. «Чытырманлыкта» дип аталган тәрҗемәләр китабында Максим Горькийның әсәрләре, Карл Фуксның татарлар, аларның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре турындагы хезмәтләре, Рюноскэ Акутагаваның «Чытырманлыкта» хикәя-новелласы, Әренҗән Карадауанның Чыңгыз хан турындагы язмалары, Руи Гонсалес де Клавихоның сәяхәтнамәсе тупланган. «Бу шәхесләрнең һәрберсенең хезмәтләрендә татар исеме бар», – дип аңлатты Марсель абый үзе. «Сүзләрдән – сәйләннәр» китабында исә авторның төрле елларда иҗат ителгән  канатлы сүзләре, әйтемнәр  урын алган. «Максим Горький 5 мәртәбә Нобель премиясенә тәкъдим ителә һәм ала алмый. Чыңгыз Айтматов та алмады. Димәк, төрки халыкларга үзебезнең премиябезне булдырырга кирәк», – диде язучы үзе. Тәрҗемә эшенең авыр һәм катлаулы хезмәт булуын да билгеләп үтте Марсель абый: «Карл Фуксның хезмәтен ике ай ярымда тәрҗемә итеп чыктым. Кайбер чакта көненә 25әр бит тәрҗемә итәргә туры килде. Тәрҗемә эшенең авырлыгы шунда: чит телдә төзелгән җөмләне безнеңчә «җыярга» кирәк. Бу яңадан язуга тиң. Сүзләр арасында да һава булырга тиеш».

Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары шагыйрә Илсөяр Ихсанова Берлек исеменнән котлаулар җиткерде. «Язучы өчен китабы дөнья күрүдән дә кадерле вакыйга юк. Марсель абыйны бүген шушы олы вакыйга белән тәбриклим. “Әдәби кафе”да моңарчы да яңа китаплар тәкъдим итү даими була иде. Ә бер авторның берьюлы ике яңа китабы белән укучыны таныштыру беренче тапкыр гына әле. Марсель абый халыкның фикерен киңәйтерлек материал сайлый белүе, шуны без яраткан Марсель Галиев теле белән тәрҗемә итүе белән уникаль», – диде ул. Сүзне иҗатташ дуслары алды. «Әгәр дә премия булдырыла калса, Татарстаннан Марсель Галиевны тәкъдим итәргә кирәк дип саныйм. Ул әле оста рәссам да. Язучыга иҗат итү өчен сәламәтлек кирәк, шуңа исән-сау булуыңны телим », – диде  Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова. Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Камил Кәримов Марсель Галиевны «татарда бердәнбер профессиональ язучы» дип санавын әйтте: «Максим Горький менә шушы китапны ачып, Марсель Галиевның тәрҗемәсен укыса, шаккатыр иде. «Нинди матур телдә язганмын икән мин», – дип таң калыр иде», – диде ул. Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат та Марсель Галиев иҗатын югары бәяләвен әйтте: «Марсельнең шифалы кулы тимәгән жанр юк. Аның һәм  Мөхәммәт Мәһдиевнең китапларын гына гел кулга алып укыйм. «Рух»  – татар әдәбиятының йөзек кашы булырдай китапларның берсе. Быел да әдәбиятыбыз күпкә баеды». «Ул олыгайгандыр, тик картаймады», – дип фикере белән бүлеште Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров.  Сания Әхмәтҗанова Марсель Галиевны остазы дип санавын, аңа рәхмәтле булуын әйтте.

Укытучыбыз, галимә Миләүшә Хәбетдинова : «Марсель Галиевны Аяз Гыйләҗев аркылы ачтым. Хәзерге заманда бөек шәхесләребезне түбәнсетәбез, ә Марсель абый, киресенчә, күтәрә. Аска карап, үзебез дә тәгәрәмәскә тиеш. Бу эштә ул – маяк. Җырлар остасы да ул. Халык «мыгырдап» кушылып китә икән, бу – сыйфат күрсәткече. Афористик жанрлар да – Марсель абыйның горурлыгы. Аларда хәзерге һәм XX гасыр теленең генә түгел, ә Орхон-Енисей язмаларының да байлыгы күренә», – диде.  КФУ доценты, түгәрәгебез җитәкчесе Гайнуллина Гөлфия Расил кызы институтта Марсель Галиев иҗатына зур игътибар бирелүен әйтте: «Түгәрәкнең быелгы эшчәнлеген дә Сезнең иҗат белән башлап җибәрдек. Исеме дә – Сезнең “Рух” әсәрегездән. Студентлар әсәрләрегезне бик яраталар, киләчәктә тирәнрәк  өйрәнеп, фәнни эшләр дә башкарырлар».

12 нче октябрь көнне тәнкыйтьче, әдәбият галиме, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Кол Гали, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр, Г.Тукай премиясе лауреаты Тәлгат Нәби улы Галиуллинның китабы тәкъдим ителү кичәсендә чыгыш ясадык. Тәлгат Нәби улы укучысына “Ана корт” дип исемләнгән китабын тәкъдим итте.

Кичәдә филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият белгече Фоат Галимулла улы Галимуллин, күренекле галим-педагог, әдәбиятчы, тюрколог, җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов, татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәгыйт кызы Сәйфулина, доцент, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Рәсил кызы Гайнуллина һәм тагын бик күп килгән шагыйрьләр, әдәбият галимнәре әсәргә карата үз фикерләрен белдерделәр. “Рухият” әдәби түгәрәге әгъзалары Лилия Таһирова, Зилә Мөхәммәтова, Айгөл Гатиятова, Ләйсән Фәтиховалар Тәлгат Галиуллинның әсәрләреннән өзекләр укып, кичәгә аерым бер ямь өстәделәр.

Тәлгат Галиуллин укучылары арасында төрле буын вәкилләре бар. Аның әсәрләре әдәбият галимнәре генә түгел, яшьләр, студентлар кызыксынуын да яулап ала алган. “Ана корт” әсәре дә укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителгән. Әлеге китапка кергән повесть һәм хикәядә укучылар яңа заманның әхлакый йөзе, хатын кызның җәмгыятьтәге урыны, аның дәрәҗәсе турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр була.

“Рухият” түгәрәгенең чираттагы утырышы да инде тулы состав белән “Татмедиа”да “Әдәби кафе”да булачак. Сишәмбе көнне “Казан утлары” журналы белән эшлекле, гамьле очрашу көтелә.

https://tatar-inform.tatar/photo/talgat-galiullinnyn-ana-kort-dip-isemlangan-kitabyn-takdim-itudan-fotoreportaz-5853348

https://shahrikazan.ru/photo/talgat-galiullinnyn-ana-kort-dip-isemlangan-kitabyn-takiedim-itudan-fotoreportaz?ysclid=lnn8j25ohd113612951

https://tatar-inform.tatar/photo/marsel-galievnyn-yana-kitaplaryn-takdim-itu-carasynnan-fotoreportaz-5853343

 

Чыганак: “Рухият”челәр Ралинә Хәбирова,  Мәрьям Ибраһимова, Зилә Мөхәммәтова