11 октября 2023
Әдәбиятка гашыйк табибә...

9 нчы октябрь көнне, Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-102 һәм 10.2-202 төркем студентлары танылган тир һәм венерик авырулар табибы, Бөтенрәсәй гаилә фонды җитәкчесе Гайфуллина Миләүшә Хафиз кызы белән очрашты, әңгәмә корды. Чара бик күңелле, файдалы үтте. Табибә йогышлы чирләрнең таралу сәбәпләрен, аларны булдырмас өчен кирәк булган саклану чаралары турында сөйләде. Чисталык, гаилә, әхлак һәм әдәп мәсьләләре турында фикерләре белән уртаклашты. Шунысы гаҗәп: табибә Миләүшә Хафиз кызы сөйләмен шигырьләр бәйләме белән үреп барды. Ул Роберт Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Рафис Корбан һ.б. авторларның шигырләрен сокланырлык итеп, яттан укыды.

Миләүшә Хафиз кызы җитәкләгән гаилә фондының эшчәнлеге дә бездә зур кызыксыну уятты. Гомумән, һәрбер студент әлеге очрашудан канәгать калды, үзенә яңа уй-фикерләр алды.   

Әлеге очрашуны оештырган, яраткан мөгаллимәбез Ләйлә Ихсановнага без рәхмәтебезне җиткерәбез

 

Чыганак: Миңнеголова Рәзинә, 10.2-102 төркем студенты