29 сентября 2023
Институтка Нижневартовск шәһәреннән милләттәшләребез килде

29 сентябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына Нижневартовск шәһәреннән кунаклар килде.

Милләттәшләребез Казанга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү үрнәкләрен өйрәнергә килгән. Әлеге максаттан алар Казанның туган телдә тәрбия бирүче балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, Арча педагогика көллиятендә булганнар. Хөрмәтле кунаклар Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар, институтның актлар залында, күпфункцияле “Дулкын” студиясендә, китапханәдә һәм өстәмә белем бирү үзәкләрендә булдылар, уку йортындагы заманча мөмкинлекләргә соклануларын белдерделәр, студентларыбызга уңышлар теләделәр.


Фото: Алиса Гайнутдинова


Источник информации: Раиля Хаялиева