29 сентября 2023
Белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре үзәктә!

2023 елның 27 сентябрендә ТР ДБУК «Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе» белән берлектә, Г.Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган “Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында Роберт Миңнуллин иҗаты” дип исемләгән республика семинарында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе мөгаллимнәре дә катнашты.

Семинарда балаларның татар теленә һәм укуга кызыксынуын арттыру, мәктәпкәчә һәм урта гомуми белем бирү уку йортларында Р.Миңнуллин иҗатына ихтибар, шулай ук заманча балалар әдәбиятын үстерү максатларында актуаль мәсьәләләр буенча фикерләр алышулар, чыгышлар булды. Татар әдәбияты профессоры Л.И. Минһаҗева “Белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә Р.Миңнуллин поэзиясенең роле” темасына чыгыш ясады, катнашучыларның сорауларга җавап бирде.

Семинар эшендә катнашу өчен Татарстанның татар телен туган тел буларак укытучы башлангыч, урта гомуми белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәре чакырылган иде.

Источник информации: Мингазова Ляйля Ихсановна