20 сентября 2023
"Рухият" түгәрәгенең чираттагы утырышы булды

19 сентябрьдә “Рухият” түгәрәгенең чираттагы утырышы булып узды.  “Рухият”челәр Казан Халыкара мөселман кинофестивалендә тамаша кылган “823 километр” фильмы турында фикер алыштылар.

Түгәрәк җитәкчесе Гөлфия Расил кызы Гайнуллина сүзне Әмирхан Еники иҗатының колачы турында сөйләүдән башлады: “Әмирхан Еники совет чорында милли әдәбиятларда Чыңгыз Айтматов дәрәҗәсендә танылган әдип булырга тиеш иде. Рәсәй халыклары әдәбиятына Әмирхан ага туган туфрак, туган нигезне сагыну мотивын алып керде. Казанда, ни кызганыч, аның музее да,  һәйкәле дә юк. “Әсәрләремнең халык күңелендә мәңге яшәвен телим һәм моңа ышанам”, – ди иде Әмирхан ага. Сезнең карашка ничек,  әдипнең хикәяләрендәге мотивлар нигезендә эшләнгән дип игълан ителгән “823 километр”  фильмы гомерлеккә истә калырлык, вакыйга булырлык сәнгать әсәреме?”

Студентлар  үзләренең фикер-карашлары, тәэсирләре белән бүлештеләр: “Фильмны карарга, режиссёр һәм артистлар белән  очрашырга килүчеләрнең күп булуы сөендерде, ләкин әсәрдә татар рухы җитеп бетмәде, төрле каналларда күрсәтелә торган киноларның тәрҗемәсе түгелме бу, дигән тәэсир калды”; “актёрлар яхшы уйнаса да, бу рольләр аларга туры килеп бетми шикелле тоелды”; “язучы образы мондый итеп күз алдына килми”; “бу әсәрләрне укып анализлагач туган образлар белән фильмда күрсәтелгәннәр тәңгәлләшеп бетми, мисалга, “Бер генә сәгатькә” хикәясендәге ананың улларын көтүе, аларга булган мөнәсәбәте ышандырмый, мөселман гаиләсендә үлем хәбәре килмәгән ике улының фотолары астына кара тасма куелуы сискәндерде”; “язучы улы андый башбаштак була алмый” кебек һ.б. шундый фикерләр яңгырады.

Гөлфия Расил кызы Валерия Байкеева тарафыннан рус телендә язылган киносценарийны язучы теленә якынайтып тәрҗемә итүен сөйләде: “Сценарийны тәрҗемә итүче буларак, мин кайбер өлешләрдә Әмирхан Еники әсәрләреннән шушы текстка туры килгән өлешләрне урнаштыруны кирәк дип санадым. Әмма, ни кызганыч, фильм дөнья күргәнче сценарий авторы белән әдипнең иҗаты, шул чордагы әдәби-мәдәни барыш хакында күрешеп иркенләп сөйләшү мөмкинлеге булмады”.

“Рухият”челәр фикеренчә, язучының кино өчен нигез итеп алынган “Кем җырлады”, “Матурлык” һәм “Бер генә сәгатькә” хикәяләрендә чагылыш тапкан, гомумән, әсәрләрендә төп урынны алып торган мотивлар  – туган җир, ватан, милләт, әни, сөйгән яр, балага мәхәббәтнең, тугрылыкның иң әһәмиятле кыйммәтләр булуы фильмда  калкытып куелмады. Кинематография өчен әдәби текстны нигез итеп алганда, беренче чиратта әдәби әсәр язылган чорны өйрәнү,  язучы иҗатын тирән белү, әсәрнең үзен оригинал телдә уку шарт һәм филологик белем булу таләп ителә.

«Бу фильмга алынуның төп сәбәбе – үзебезнең классикларыбызның әсәрләрен кино буларак халыкка җиткерү», – дигән иде Ирек Хафизов. Утырышта Ә.Еники исеменең кинематографиядә яңгыраш алуы  вакыйга буларак бәяләнә ала, дигән фикер җиткерелде.

Киләсе утырыш – Б.Батулла төшергән “Ядәч. Истә” кинофильмын анализлауга корылган булачак.

Гомумән, бу уку елындагы утырышларда әдәбият һәм  кино, театр сәнгате хакында җитди сөйләшүләр көтелә.

14 сентябрьдә “Рухият”челәр профессор Н.М.Юсупова һәм доцент Г.Р.Гайнуллина җитәкчелегендә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында Салават дәүләт драма театры куйган спектакльне тамаша кылдылар.

Студентларның сәнгать әсәрләренә фәнни бәяләре ноябрь аенда булачак халыкара «Вызовы и тренды современной лингвистики» конференциясендә дә яңгыраячак.

 

Чыганак: “Рухият” түгәрәгенең старостасы, 1 курс студенты Хәбирова Ралина