15 сентября 2023
"Яңа исем" иҗат лабораториясендә очрашу

Без – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-101 төркем студентлары – татар әдәбияты кафедрасы профессоры  Юсупова Нурфия Марсовна белән бергә Татар китабы йортында очрашуда булып кайттык. «Яңа исем» иҗат лабораториясе остаханәсенең чираттагы утырышына Остаз, шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, «Мәйдан» журналында баш мөхәррир вазифасын башкаручы Лилия Гыйбадуллина кунакка килгән иде.  

Әлеге очрашуны ачып җибәреп, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков мондый чараларның яшь буын өчен бик кирәкле булуына басым ясады. Иҗат лабораториясендә алган күнекмәләрнең булачак журналистлар өчен дә файдалы булачагын билгеләп үтте. «Яңа исем» проекты кураторы, Татарстан китап нәшрияты медиа-продюсеры Гөлүсә Закирова бу лабораториянең яшьләрне әдәбиятка тартуда әһәмиятле чара булуын әйтте.

Лилия Гыйбадуллина укучыларының эшләре белән  зур экраннар аша  таныштырып,  рифма төзелешенә, җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибенә һәм хис-кичереш күчешенә игътибар бирергә өйрәтте. Моннан тыш ул үзенең иҗат серләре белән уртаклашты, әдипләрнең, журналистларның һәр сүз өчен җаваплы булырга тиешлеге, язмада һәр сүзнең зур кыйммәткә ия булуы турында сөйләде. Шагыйрь, журналист кешенең әдәбият тарихын, татар әдәби телен яхшы белергә, күп укырга тиешлеген ассызыклады.

Кичә ахырында укытучыбыз Нурфия Марсовна да әлеге шигырьләргә үз бәясен бирде, аларның уңай якларын һәм җитешсезлекләрен ассызыклады, булачак шагыйрьләргә алга таба үсеш мөмкинлекләрен ачты.

Без дә әлеге чарада үзебезне сынап карарга булдык, бирелгән эпиграфларның берсен сайлап алып, шигырь яздык, үзебезне шагыйрәләр сыман хис иттек, Лилия апа аларга бәя бирде. Әлеге җылы очрашу бик күңелле узды, без мондый чаралар күбрәк булса иде дигән теләктә калдык.

 

Хәйруллина Илзирә, 10.2-101 төркем студенты