12 сентября 2023
Җиңү - яңа уңышларга бер адым

Кичә, ягъни 11 нче сентябрь көнне Казан шәһәренең Чулпан концертлар залында “Әйдә ШаяРТ” татар лигасының финалы узды. Бәйгедә берсеннән-берсе көчле Актаныш районының "Нәмәкәй", Саба районының "Саба егетләре", Тукай районының җыелма командасы, Арча районының "Кычыткан" һәм институтыбызның җыелма командасыннан Борһанов Дилияр "Дилүс улы" исеме астында көч сынаштылар.

Җюрилар арасында Әбри Хәбриев, Айваз Садыров, Шәкүр, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рамил Сәгъдиев кебек танылган шәхесләр чыгышларга бәя бирделәр.

Бәйге күтәренке рухта, җанатарларның көчле кул чабулары астында бик тиз узып китте. Бәйгенең ахырынача кайсы команданың җиңү яулаячагы зур сер булып сакланып калып, тамашачыны яңадан да зур кызыксыну белән бер сулышта бәйге барышын карарга мәҗбүр итте. 

 

Бәйге 4 этаптан торды:

  1. Сәламләү
  2. Тәмәрес
  3. Командирлар ярышы
  4. Йолдызлы чыгыш 

 

Әйтеп китәргә кирәк, Дилияр һәр этаптагы чыгышына иҗади яктан якын килгән. Беренче чыгышында ук ул тамашачы игътибарын җәлеп итеп алды. Тәмәрес - бәйгенең аеруча да катлаулы өлеше. Бирелгән сорауга берничә секунд эчендә кызыклы җавап кайтарырга кирәк. Дилиярның һәр җавабыннан тамашачы рәхәтләнеп көлеп, көчле алкышлар белән көч биреп торды. Командирлар ярышында да Дилияр бик кызыклы юл тапкан. Әлеге өлештә командир буларак Дилиярның әнисе чыгыш ясады. Әлфия апа чыгышы залны тагын да җанландырып җибәрде. Соңгы "Йолдызлы чыгыш"та исә Татарстанның атказанган, Россия Федерациясенең халык артисты Венера Ганиева һәм бик талантлы эстрада артисты Рамил Закиров белән бик оригиналь чыгыш әзерләгәннәр иде. 

Финал. Бу инде ничә этап узып, бәйгедә бары иң-иңнәре генә көч сынаша дигәнне аңлата. Һәр команданың да нинди тырышлык, креативлык белән чыгышларга әзерләнгәне күренеп тора. Безнең Югары мәктәбебез студенты Борһанов Дилиярның да иң-иңнәре арасында басып торуы безнең өчен зур горурлык. 

Дилияр, син искиткеч талантлы иҗат кешесе икәнеңне бәйгедә тагын бер исбатладың. Бу җиңүең синең алдагы уңышларыңа зур адым булсын дип өметләнәбез. Алдагы һәр башлаган эшең, һәр проектыңда сиңа бары уңышлар насыйп булсын!

Чыганак: 4нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова, 

Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов