19 июня 2023
"Дилүс улы" җыелма командасы финалда!

Кичә, ягъни 18 нче июнь көнне, Саид-Галеев мәдәният йортында “Әйдә ШаяРТ” татар лигасының ярымфиналы узды. Казан Федераль Университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбеннән «Дилүс улы» җыелма командасы чыгыш ясады һәм җиңүгә лаек булды!

Бәйгедә барлыгы 9 команда көч сынашты һәм шулар арасыннан «Дилүс улы» (Казан Федераль Университеты), «Саба егетләре» (Байлар Сабасы), «Тукай районы җыелма Такымы», «Кычыткан» (Арча), «Нәмәкәй» (Актаныш) командалары финалга узды.

Командалар 3 этапта көч сынашты:

Беренче бәйге - Сәламләү;

Икенче бәйге - «Тәмәрес»;

Өченче бәйге - Видеоязма.

Югары мәктәбебезнең «Дилүс улы» җыелма командасы һәр этапта югары нәтиҗәләр күрсәтеп, янәдән БЕРЕНЧЕ урынга ия булды! Башка командаларда 3-6 кеше чыгыш ясаса, «Дилүс улы» җыелма командасында исә бер генә кеше катнаша һәм ул - нечкә, үтемле юмор остасы Дилияр Борһанов.

Без исә Дилиярны тагын бер кат олы җиңүе белән котлыйбыз! Алда узачак финалда зурдан-зур уңышлар теләп калабыз! Әлеге өлкәдә тагын да югары үрләр яулап, татар юмор жанрын үстерүгә яңадан-яңа идеяләр белән киләсе сезонга керешергә насыйп булсын! Бары алга!

 

Чыганак: 4нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова, Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов