25 мая 2023
Фәнгә багышланган гомер

24 нче май көнне  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында галимә, татар теле белгече, тюрколог, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры - Флера Сафиуллинаны искә алу кичәсе булды.

Әлеге чара Габдулла Тукай исемендәге милли мәгәриф мәктәбенең гомуми тел белеме һәм тюркология кафердрасы, Тюркология һәм мәдәниятара багланышлар, шулай ук   Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәкләре  тарафыннан үткәрелде. Кичәгә Флера Сафиуллинаның  укучылары, бер чорда хезмәт иткән хезмәттәшләре, министрлык һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, студентлар җыелды. 

Флера Сафиуллина исән булса, аңа 85 яшь булыр иде. Галимәнең гомер юлы, барлык эшчәнлеге Казан дәүләт университеты белән бәйләнгән. Аның гомере шушы университетка, студентларга белем бирүгә багышланган.

Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы прфессоры Әлфия Шәүкәт кызы тантаны Мостай Кәрим сүзләре белән "...Алар иң биектә чакта да җирдән аерылмыйлар. Түбәнлеккә төшкәндә дә хурлыкка батмыйлар. югалтулар кичергәндә дә югалып калмыйлар...”,  дип башлады. Әйтерсең лә, автор бу юлларны Флера Садри кызы Сафиуллинага багышлап язган да, аның тормыш юлын сурәтләгән.

Кичәне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессоры Рәдиф Рифкат улы Җамалетдинов ачып җибәрде:  "...Флера Сафиуллинаның тормыш юлы - безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Мәктәпне тәмамлап, Казан университетына укырга килә һәм соңгы көненә хәтле үзенең тормышын университет белән бәйли... Докторлык диссертациясен ул үзенең хезмәтләре нигезендә яклый. Бөтен гомерен яшьләр белән эшләүгә багышлый.

Флера Сафиуллинаның 500 ләп хезмәтен барлыгын беләбез. Флера Садриевнаның хезмәтләренә күз салсак, алар - гадәти кечкенә мәкаләләр генә түгел, ә зур монографияләр, сүзлекләр, үзөйрәткечләр. Чынлап та, гомерен татар фәнен үстерүгә багышлаган шәхес. Бүгенге көндә дә без Флера Садриевнаның хезмәтләренә бик еш мөрәҗәгать итәбез. Алар -  югары фәнни дәрәҗәдә язылган хезмәтләр. Аның күп шәкертләре безнең кафедрада эшли. Кафедра утырышы булсынмы, я берәр чара уздырабызмы - Флера Садриевнаны искә алмый  калганыбыз юк. Урыны оҗмахта булсын. Без аны истә тотарбыз, һәм аның эшен дәвам итәргә тырышырбыз!”

Чараның  кульминацион ноктасы -  зур экранда галимә турында видеоролик карау булды.

Флера Садриевна - үзенең көчле мәктәбен булдырган галимә. Ул аспирантларның һәм яшь галимәләрнең фәнни җитәкчесе, остазы булган. Әлеге чарада шәкертләре Флера Садриевнаны  искә алып чыгыш ясадылар. 

Гүзәл Әмировна галимәнең синтаксиска караган хезмәтләр турында сөйләп үтте. Фирүзә Рамзиловна лексикологиягә багышланган хезмәтләрен яктыртты,  Раушания Сагдатзяновна, Флера Садриевнаның лексикография өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Ә галимәнең методик хезмәтләренә, мәктәп дәреслекләренә Кадрия Сөнгатовна күзәтү ясады.

Килгән кунаклар да үз чыгышларында  Флера Садриевнаның эшчәнлегенә югары бәя бирделәр: Х.Миннегулов, Р.Юсупов, Э.Гыйззәтуллина, К.Идрисова, Р.Мөхиярова, Л.Ризванова матур истәлнеләре белән уртаклаштылар. 

Кичә бик җылы һәм матур үтте. Без, студентлар, Ф.С.Сафиуллина турында бик күп мәгълүмат белдек. Аның эшчәнлегенә сокландык. Һәркайсыбызның күңелендә аңа карата чиксез рәхмәт хисе уянды. Анын юлын дәвам итәргә, идеяләрен тормышка ашырырга тырышырбыз дип уйлыйбыз.

Остазларыбызны онытмыйк! Исән булганнарның хәлен белеп торыйк, бакыйлыкка күчнәннәрне догаларыбыздан калдырмыйк!

 

Чыганак: Хәйруллина Илзирә 10.2-101 нче төркем студенты