11 мая 2023
Татарның иң затлы ризыгының язылышы чәк-чәкме яки чәкчәкме?

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Сәфәров Ринат Таһир улы белән очрашу.

Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасында эшләп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дип исемләнгән фәнни түгәрәк кысаларында  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Сәфәров Ринат Таһир улы белән очрашу узды.

Очрашу хәзерге татар теленең орфографиясе һәм сүзлекләр төзү проблемаларына багышланган иде. Ринат Таһир улы бүлек хезмәткәрләре белән татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү, сүзлекләрне цифрлаштыру һәм ТатЗет сайтын тулыландыру эшләрен алып бара. «Сүзлек төзү турыдан туры орфографиягә барып тоташа, әмма Республикабызда бу өлкәдә әйдәп баручы белгечләр юк, шуңа бәйле орфографиягә карата күп санлы сораулар туа» – ди галим. Шул рәвешле татар теленең орфографик нормаларын системага салу эшен Ринат Таһир улы үз өстенә ала. Бүген актуаль, дөрес булган орфографик кагыйдәләрне җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен Р.Т. Сәфәров «Идел» журналында мәкаләләрен бастырып бара.

Татарның иң затлы ризыгы ни дип сорасаң, мөгаен, бүген күбесе чәкчәк дип җавап бирер кебек. Тик бу ашамлыкны белдергән сүзнең язылышы кайчакта кыенлык тудыра. Еш кына сүзнең язылышын ачыклар өчен, аның килеп чыгышын белергә кирәк. Чәкчәк сүзе безгә фарсы теленнән килгән, ул фарсыча чäкчäки, ягъни «тамчылы ашамлык» дигәнне белдерә. Бу сүзнең төбендә чäкэчäк – «тамчы-тамчы» дигән сүз ята икән. Кызык, кайбер якларда татарлар әлеге затлы ризыкны чәкчәки, чәкчәги дип йөртәләр. Аларның шулай диюләре чыганак телгә якынрак булып чыга.

Язылышның үзенә килгәндә, кайбер вакытларда бу сүзне доң-доң, дер-дер, зыр-зыр, кар-кар кебек сүзләрнең язылышына карап язгалыйлар. Шулай да бу язылыш дөрес түгел, чөнки чәкчәк сүзе ияртем түгел, ул сызыкчасыз язылырга тиеш. Аңа охшаш башка сүзләрнең барысын да без сызыкчасыз язабыз: зәмзәм, былбыл, һөдһөд, балбал, тартар һ.б.

Шунысы да бар: бертөрле яңгыраган ике сүз кайчакта төрлечә языла, чөнки ике сүз төркеменә карый. Мәсәлән, өзек-өзек су тамган авазны белдергән пыт-пыт – ияртем, ә кечкенә тракторны атый торган пытпыт сүзе – исем, бер кош чыгара торган авазны белдергән тар-тар – ияртем, ә шундый тавыш чыгарган кошның үзе тартар – исем.

Орфографиягә бәйле проблемалар күпчелек очракта алынмаларда һәм фигыльләрдә күп. Мәсьәлән “интервью” сүзе III затта ничек языла: “интервьюы” яисә “интервьюсы”мы? Беренче вариант дөрес була, без моны татар теленең үз сүзләре белән аналогия китергәндә аңлыйбыз.

Фигыльгә килгәндә инфинитив күп сораулар тудыра. Хәтта аның тамыры югалу мәсьәләсе дә күзәтелә. Элек фигыльләрдә кулланылган -мак/мәк кушымчасы (мәсәлән, укымак) бүген кулланылышта йөрми. Сүзнең тамыры уку, әмма укырга дигәндә ны -ырга кушымчасы итеп караргамы, яисә элекке тамырга (укы-мак) карап аны тамыр составына кертергәме? Ринат Таһир улы татар телендә гомумән -аргә/-әргә кушымчалары юк дигән фикер яшәргә хаклы, ди. Әлеге мәсьәләне башкортлар хәл иткән: алар язуда бу сүзне уҡыу дип теркәгәннәр. Фигыльләр янында ярдәмче сүзләр килгән очракларны карап үтик. Йолка сүзе III затта йолкый була. Әмма бу сүз белән янәшә тора сүзен куллансак, йолка тора була. Әдәби телдә йолкый тора, дибез һәм алар икесе дә яшәргә хаклы. Мондый вариантлылык булу «безнең байлык, аны системага сала алмау – безнең көчсезлек» – дип искәртте Ринат Таһир улы.

Гомумән алганда татар теленең орфографиясе әле өйрәнелеп бетмәгән. Әлеге мәсьәләне Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге хезмәткәрләре системага сала.

Ринат Таһир улы студентларны институтка аспирантурага чакырып калды. Очрашу истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

 

Мәгълүматны 1 курс студенты Ләйлә Мифтәхетдинова, түгәрәк җитәкчесе Гөлфия Һадиева әзерләде.