02 мая 2023
Тоболда яңа шартларда милли белем бирүгә багышланган фәнни-гамәли конференция үзды

Агымдагы елның 27-28 апрель көннәрендә Россия Федерациясенең Мактаулы укытучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, фронтовик, Тобольск шәһәренең мактаулы гражданины – Якуб Камали улы Зәнкиевның эшчәнлегенә багышланган VII Халыкара фәнни-гамәли конференция “Зәнкиев укулары” үтте. Шунысы да игътибарга лаек, әлеге фәнни чара Укытучы һәм остаз елында уза. “Заманча укыту киңлегендә фәнни һәм гамәли эшчәнлек интеграциясе: инновацияләр һәм традицияләр” темасына багышланган конференция күпмилләтле төбәктә милли мәгарифне саклау һәм үстерү, яңа педагогик методлар, технологияләр һәм аларның үсешенә ярдәм итүгә юнәлтелгән иде.

Чарада Үзбәкстан һәм Казахстан Республикаларыннан, Россия Федерациясенең җиде субъектыннан: Башкортостан Республикасы, Кабардино-Балкария Республикасы, Краснодар крае, Кырым Республикасы, Татарстан Республикасы, Саха Республикасы, Төмән өлкәләреннән туксаннан артык докладчы катнашты.

Әлеге фәнни форумда Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина һәм гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Сөнгать кызы Фатхулловалар катнашты.

Пленар утырышта Флера Сәйфуллина тарафыннан “ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбияты контекстында Якуб Занкиевның иҗади эшчәнлеге” дигән темага чыгыш тәкъдим ителде. Чыгышында галимә Себердә яшәп иҗат итүче милләттәшебез иҗатын киң әдәби контекстта яктыртты, аның иҗатында аерым урын тоткан публицистик эшчәнлегенә бәя бирде.

Кадрия Фатхуллова тарафыннан “Яңартылган Федераль Дәүләт мәгариф стандартлары шартларында туган тел укытучысы эшчәнлеге” дип аталган темага ясалган чыгыш аеруча укытучы-практикларда кызыксыну тудырды.

Конференциянең тантаналы ачылышында сәламләү һәм котлау сүзләре белән чыгыш ясаучы күпсанлы кунаклар һәм Төмән дәүләт университетының Тобольскидагы филиалы җитәкчелеге әлеге конференциянең эшендә уңышлар теләп, бүгенге шартларда мондый юнәлештәге фәнни чараларның әһәмиятле булуына басым ясадылар.

Конференциянең программасы бай, фәнни һәм гамәли яктан файдалы булды.

 

Информация чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы.