28 апреля 2023
Фән һәм мәгариф йолдызы

27 нче апрель көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен», «Мактаулы остаз»  билгеләре һәм бик күп мактау грамоталары иясе, педагогика фәннәре докторы, профессор Чулпан Мөхәррәм кызы Харисованың 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте.

Профессор Ч.М. Харисова илле елга якын гомерен фәнни-методик эшчәнлеккә багышлаган. Галимә югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә татар телен укытуның теориясе һәм практикасы, хәзерге татар әдәби теленең сүз ясалышы һәм морфологиясенә караган актуаль проблемалар белән бик актив шөгыльләнә. Ул шушы өлкәләргә караган күпсанлы хезмәтләр авторы, аларның йөздән артыгы – монография, программа, сүзлек, мультимедиа чаралары, дәреслекләр, кулланмалар, мәкаләләр.

Кичәне Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Рамил Хәмит улы Мирзаһитов алып барды. Ул Чулпан Мөхәррәм кызының татар телен үстерү, укыту буенча алып барган эшен югары бәяләде, юбилярны югары мәктәпнең студентлары, укытучылары, хезмәткәрләре исеменнән гомер бәйрәме белән котлады. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, педагогика фәннәре докторы, профессор Искәндәр Энгелевич Ярмәкәев үзенең чыгышында Чулпан Мөхәррәм кызының дөньякүләм танылган галим, методист, тел белгече булуын ассызыклады, күп еллар дәвамында институтның диссертация советы әгъзасы булып торуын билгеләп үтте. Юбилярны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин тәбрикләде һәм галимәнең хезмәтен югары бәяләп, Рәхмәт хатын тапшырды.

Чулпан Мөхәррәм кызы Харисованың шәкерте, педагогика фәннәре кандидаты, татар теле белеме кафедрасы доценты Гөлнара Расих кызы Шакирова галимәнең тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге белән таныштырып узды, аның бөтен гомерен татар теле белеменә, татар телен укыту методикасына багышлаган шәхес, күпләгән укытучылар һәм яшь галимнәрнең остазы, киңәшчесе, студентлар өчен  таләпчән һәм киң күңелле мөгаллимә булуын билгеләп үтте.

Татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина галимәнең туган телебезне үстерү һәм дөньяга таныту өчен бик күп хезмәт башкаруын ассызыклады, кафедра укытучылары исеменнән аны гомер бәйрәме белән тәбрикләде.

Кичәдә Чулпан Мөхәррәм кызы Харисованы гомер бәйрәме белән якташлары, сабакташлары, остазлары, хезмәттәшләре, укучылары һәм дуслары котлады. Бәйрәмдә юбилярның тирән фикерле, заманча карашлы галимә булуы ассызыкланды. Мәгариф, фән өлкәсе, гомумән, татар дөньясы өчен Чулпан Мөхәррәм кызы Харисова кебек шәхесләрнең зур табыш булуы билгеләп үтелде.

 

Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасы доценты Шакирова Г.Р.