26 апреля 2023
"Фатирник"ка яшь иҗатчылар җыелды

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залы гаҗәеп бер җайлылык, уңайлылык халәте белән тулган иде ул көнне.

25 апрель көнне студентлар һәм укытучылар Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап уздырылган музыкаль-шигъри кичәгә җыелдылар. Кичә гади генә түгел, бик үзенчәлекле һәм заманча итеп “Фатирник” дип атала иде. (Фатирник – ул ниндидер бер кысаларга керми, ә ирекле рәвештә уза торган кичә. Үзеңне концертта итеп түгел, ә җылы фатирда дуслар белән очрашуда кебек хис итәсең.)

Студентлар бу чараны бар тырышлыкларын куеп үзләре әзерләгән, форматын уйлап тапканнар, үзгә фикерле иҗади шәхесләрне кунакка чакырганнар. “Фатирник”ның махсус кунаклары булып полиглот, журналист, драматург Айдар Әхмәдиев һәм заманча блогер, музыкант Алия Нур килгән иде.

Кичәне Филология һәм мәдәниятара башланышлар институтының тәрбия һәм социаль эшләр буенча директор урынбасары  Закирова Эльвира Рашат кызы ачып җибәрде, яшьләргә үзенең матур теләкләрен җиткерде.

“Фатирник”ны алып баручы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килүче “Мизгел” яшьләр театрының баш режиссеры Илфак Хафизов чыгыш ясаучы иҗади яшьләр белән тамашачылар арасында бик оста элемтә урнаштырып, чыгыш ясаучыларны сәхнә алдына чакыра торды.

Сизәсездер, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткән чорда иҗади күтәрелеш, иҗат энергиясе бигрәк тә нык көчле була.  Әйтерсең лә  һәркем шигырьләр аша сөйләшә башлый! Кичәгә җыелган яшь иҗатчылар – Рәлиф  Гиздатуллин, Айзат  Вахитов, Алинә Фәләхова, Алисә Шакирова үзләренең фикерләрен, хисләрен шигырьләре аша җиткерделәр.

Әлбәттә инде, бер генә “фатирник”ны да җырларсыз күз алдына китереп булмый. Кичәне Алсу Салихова, Эльвина Вәлиева һәм Алия Нур җырлары бизәде. Ә менә Н.Г. Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Чжан Чжихао башкаруындагы “Сандугач” җыры кичәнең иң югары ноктасы булгандыр!

Яшьләргә иҗади уңышлар телибез!

Источник информации: Раиля Хаялиева