26 апреля 2023
Габдулла Тукайныӊ әнисе Мәмдүдә абыстай каберенә зиярат кылынды

Чарада Филология һәм мәдәниятара башланышлар институтыннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ләйлә Минһаҗева да катнашты.

 24 апрельдә Балтач районында Г.Тукайның туган көненә багышланган чаралар үткәрелде. Әлеге чараларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Ринат Мөхәммәдиев, Хәбир Ибраһим, Гәүһәр Хәсәнова, Рәфкать Кәрами, Данил Салихов, Амур Фәләх, Айсылу Имамиева, Галия Гайнетдинова бар иде. Алар иң элек Г.Тукайның Сасна Пүчинкәсе авылы зиратында җирләнгән әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберен зыярәт кылды, анда аның рухына дога укылды. Соңрак, кунаклар мәктәп укучылары белән очрашты. Район мәдәният үзәгендә Г.Тукай шыгырьләрен иң оста башкаручыларга бүләкләр тапшыру чарасында катнашты.

 

Чыганак: Ләйлә Минһаҗева