24 апреля 2023
Бердәм республика имтиханын тапшыручылар белән очрашу

22 апрель көнне Филология hәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыручылар белән очрашу узды.

Махсус оештырылган әлеге очрашуга Казан шәhәре, Әгерҗе, Балтач, Норлат районнарында белем алучы, татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыручы студентлар чакырылган иде.

Очрашуны Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният hәм мәгариф югары мәктәбе деканы Мирзаhитов Рамил Хәмит улы башлап җибәрде. Ул Филология hәм мәдәниятара багланышлар институты югары квалификацияле белгечләр әзерләвен,  2023-2024 уку елына бакалавриат юнәлеше буенча 10 программа ачылачагын билгеләп үтте. Шулай ук югары мәктәпнең деканы студентларның иҗади тормышы белән дә таныштырды: «Мизгел» яшьләр театры, «Яшьлек» бию төркеме, «Бәйрәм» фольклор ансамбле, «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук югары мәктәптә белем алган, актив тормыш студенты белән яшәгән студентларының уңышлары да билгеләп үтелде.  

Чараны милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков дәвам итте. Ул студентларга әлеге юнәлешне сайлап, дөрес эшләгәннәрен әйтте. Әлеге уку йортына кереп, педагогия hәм филология юнәлешендә укуларын башлаулары белән үзләренең тормыш траекториясен билгели башлауларын азсызыклап үтте. Ул абитуриентларга булган мөмкинлекләрдән файдалана белергә кушты, чөнки биредә студентларга барлык шартлар да тудырылган: белем алу белән беррәттән, югары стипендия, чит регионнардан килгән студентлар өчен тулай торак, актив студентлар тормышы hәм иң мөхиме киләчәктә эш урыны белән тәгаен тәэмин итүләре турында билгеләде.

Шулай ук мәктәп укучылары Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы белән таныштылар. Журналистлар өчен махсус ачылган «Дулкын» студиясе, «Манзара» күргәзмә залы, заманча аудиторяләр абитуриентларның күңелләренә хуш килде. Очрашу барышында алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да ишетә алдылар.

Бердәм республика имтиханын тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар һәм югары нәтиҗәләр телибез. Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә көтеп калабыз!

 

Чыганак: 1 курс магистры Илзирә Галимбикова