21 апреля 2023
"Дөрес булмаган" шагыйрьләр илендә

20 нче апрель көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында «Әллүки» әдәби  иҗат берләшмәсе «Дөрес булмаган шагыйрьләр илендә» дип аталган әдәби-музыкаль иҗат кичәсен тәкъдим итте.

«Әллүки» берләшмәсенең озын һәм данлыклы үсеш юлы бар. Казан университетының тарих-филология факультетында 1944 елда татар бүлеге оешуының беренче айларыннан ук биредә иҗади түгәрәк эшли башлый, агитбригада чыгышлары оештырыла, «Әдәби сүз» дип аталган стена газетасы дөнья күрә. 1967 нче елда исемсез йөргән әдәби түгәрәккә Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләмов «Әллүки» атамасы бирәләр. Бүгенге көндә татар халкының сөекле уллары-кызлары Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Фәйрүзә Мөслимова, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Рифә Рахман, Илсөяр Ихсанова һәм башка бик күпләр – әлеге бишектә тәрбияләнеп, иҗат дөньясында үз юнәлешен булдырган әдипләр.

Туксанынчы еллар ахырында түгәрәкнең беркадәр сүлпәнләнгән эшчәнлеге 2003 елның сентябрендә шагыйрь Ленар Шәех инициативасы белән яңадан торгызыла, 1000 данәдә басылган һәм университет студентлары арасында таратылган «Тәрәзә» газетасы гамәлгә куела. 2010-2011 нче елларда Казан дәүләт университеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты берләшкәннән соң, «Әллүки» һәм «Илһам» түгәрәкләре һәм алар чыгара торган «Тәрәзә» һәм  «Раушан» газеталары да кушылып, «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе һәм аның газетасы «Раушан» буларак эшләп китәләр. Ел саен үткәрелә торган «Шигъри Сабантуй» һәм «Илһам канатында» бәйгеләре студентлар арасында гына түгел, мәктәп укучылары арасында да көтеп алынган тантанага әйләнә. Бу елларда әдәбият мәйданында Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Алмаз Мансуров, Руфинә Габдрахманова, Эльмира Камаева, Айгөл Абдрахманова, Чулпан Гобәйдуллина, Светлана Гыйләҗева, Илсөя Галиәкбәрова, Алинә Галиева, Гүзәл Закирова, Ләйлә Хәбибуллина, Зилә Сабитова, Алсу Сәлахова, Гелүсә Шиһапова, Энҗе Хөсәенова кебек яңа исемнәр мәгълүм була, аларның иҗаты «Илһам канатында», «Дәвам», «Ак юл» җыентыкларында дөнья күрә. Яшь шагыйрь һәм язучыларны дөньяга таныткан «Яңа дулкын» чараларында катнашу оештырыла, төрле иҗади конкурсларда әллүкичеләр ел саен утызга якын призлы урыннар яулыйлар.

Берләшмәнең төп юнәлеше – әдәби иҗат, шуңа күрә ул каләм тибрәтүче яшьләрне берләштерә. Бүгенге көндә “Әллүки”не танылып килә торган яшь шагыйрә Алинә Хәбибуллина җитәкли, берләшмәнең кураторы – филология фәннәре кандидаты, татар теле белеме кафедрасы доценты Кузьмина Халисә Хатыйп кызы (язучы Халисә Ширмән).

Берләшмә оешуга сиксән елга якын вакыт узса да, «Әллүки» традицияләре бүгенге көндә дә дәвам итә. 20 нче апрельдә булып узган чараның төп максаты  «Тормышта иң зур байлык – күңел байлыгы» дигән фикерне җиткерү иде. Кичәдә сәхнәләштерелгән күренешләр, яңгыраган әсәрләр хәзерге заман яшь шагыйрьләренә карата әйтелә торган ике стереотипны җимерүгә йөз тотты. Беренчесе – алар мәхәббәт турында гына язмый. Икенчесе исә – шагыйрьләр һәм язучылар, күпләр уйлаганча, ярлы түгел. Киресенчә, дөньяда иң бай кешеләр рәтендә, чөнки аларда күңел байлыгы, хисләр байлыгы бар.

Бер-берсенә бәйләнгән чыгышларның барысы да алда әйтелгән фикерне раслады. Үзләре иҗат иткән шигырь-хикәяләрне сәхнәдән  сөйләү студентлар өчен бер батырлык булса, сәхнәләштерелгән этюдларда катнашу икеләтә кыюлык булды, чөнки әлеге номерларларда егет-кызларның артистлык осталыгы да ачылды. Әдәбият, иҗат белән бәйле чыгышлар исә татар халкының җыр-биюләре белән үрелеп барды. Моннан тыш, «Әллүки» берләшмәсе студентлары төшергән «Бер мәхәббәт тарихы» видеоязмасы тәкъдим ителде. Сыйфатлы итеп төшерелгән мавыктыргыч һәм яшьләрчә якты язмада көләргә дә, гыйбрәт алырга да урын бар иде.

Бүгенге көндә «Әдәбиятка егетләр килми» дип чаң сугалар. Чарада сәхнә тутырып чыгыш ясаган сәләтле егетләрне күргән тамашачы әлеге фикернең дөреслеккә туры килмәвен аңлагандыр. Безнең уку йорты егетләре шигырен дә яза, аны матур итеп сөйли дә, кирәк булса, сәхнәгә чыгып уйный да, фильмга да төшә, видеоязманы да яздыра, соңыннан аны искиткеч кыска вакыт эчендә монтажлый да ала.

Шунысы сөенечле, «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенең ялкыны буыннан-буынга тапшырыла бара. Иҗат дәрте белән янган яшьләрнең күзләрендә балкыган нур – чарада моны исбатлаган иң зур дәлилдер!


Мәгълүмат чыганагы: Алинә Хәбибуллина,10.2-901 төркем студенты;

Халисә Ширмән, татар теле белеме кафедрасы доценты