20 апреля 2023
Казан шәһәренең 11 гимназиясендә Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов исемендәге "Дөньяда сүзебез бар..." дип исемләнгән IV Бөтенроссия фәнни конференциясенең йомгаклау туры булды

19 апрель көнне Казан шәһәренең 11 гимназиясендә Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов исемендәге “Дөньяда сүзебез бар...” дип исемләнгән IV Бөтенроссия фәнни конференциясенең йомгаклау туры булды. Х.Й. Миңнегулов һәм аның замандашларының әдәби, гыйльми эшчәнлекләре буенча фәнни-эзләнү эшләрен тикшерүчеләр һәм конференциягә кунак булып килүчеләр, башлап, галимгә багышлап ачылган музей белән таныштылар, гимназия укучылары аларга музей эшчәнлеге турында сөйләде.  

Конференциянең пленар өлешендә Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның  хезмәттәшләре, элекке укучылары чыгыш ясады, туган көне уңаеннан галимгә котлаулар җиткерде.

Конференциянең йомгаклау турында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөгаллимнәре дә катнашты.

Источник информации: Мингазова Ляйля Ихсановна