20 апреля 2023
"Моңлы саз чыңнары"

2023 елның 19 апрелендә Казан шәһәре Тукай әдәби музеенда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы профессор-мөгаллимнәре һәм Тукай музее хезмәткәрләре көче белән күренекле әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы һәм остаз Ибраһим Зиннәт улы Нуруллинның тууына 100 ел тулу уңае белән “Моңлы саз чыңнары” әдәби-музыкаль кичәсе булып узды.

Мәдәни чара Югары мәктәпнең студентлары Гыйздәтуллин Рәлиф һәм Гыйлаҗева Ризәләнең М. Хөсәен тарафыннан И. Нуруллинга багышлап язылган “Казанда – яз” шигырен югары сәнгати кимәлдә укулары белән башланып китте. Аннан соң сүзне Тукай музее директоры Г.Ф. Төхвәтова Татарстан Республкасы Язучылар берлеге рәисе, ТРның Г. Тукай исемендәге премиясе бүләге иясе, күренекле шагыйрь һәм публицист Р. Зәйдуллага бирде. Ул котлау сүзе уңаеннан И. Нуруллинның татар әдәбияты фәнендә, мәдәниятендә тоткан урыны, гыйльми эшчәнлегенең төп аспектлары белән таныштырды. ИФМКның татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Ф.С. Сәйфулина кичәдә катнашучыларны институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор Р.Р. Җамалетдинов исеменнән котлады һәм уңышлар теләде. Аннан соң ул институтта Тукай айлыгы кысаларында үткәрелгән әдәби-мәдәни чаралар белән таныштырып узды.

Татар әдәбияты кафедрасы доценты Т.Ш. Гыйлаҗев “Фәнгә багышланган гомер” дип аталган чыгышында күренекле әдәбият галиме, татар зыялысы И. Нуруллинның киңкырлы эшчәнлеге хакында бәян итте. Ул доклад Югары мәктәпнең 4 курс студентлары И. Вәлиев, З. Закирова, Л. Алембекова, З. Газизоваларның, төрле катлам татар зыялыларының галим хакындагы истәлек-хатирәләреннән алынып, җылылык, ихласилык белән өретелгән өзекләрне укулары белән үрелеп алып барды. И. Нуруллинның яраткан “Китмә, сандугач” җыры Татарстаннның халык артисты Р. Закиров башкаруында кичәгә бер моң булып килеп керде. Т.Ш. Гыйлаҗев шушы юбилейга басылып чыккан яңа “Тукай гыйльмияте: төшенү һәм өйрәнү юллары” монографик хезмәтенең язылу тарихы, төп темасы, шагыйрь турындагы фәннең үсеш баскычлары, үзгәреш тенденцияләре, аны үстерүгә төп тукайчы галимнәрнең керткән өлеше хакында кыскача сөйләде. Тукай турындагы фәннең формалашуында һәм үсешендә зур роль уйнаган И. Нуруллинга багышланган икенче монографик бүлекнең тематик юнәлешләрен дә ассызыклап узды. Күренекле язучы, тәнкыйтьче Тукай премиясе бүләге иясе, филология фәннәре докторы, профессор Т.Н. Галиуллин, татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Ф.Г. Галимуллиннар И. Нуруллинның, татар әдәбияты фәнендә тоткан урыныннан тыш, аның холык сыйфатлары, гади-гадәти гамәлләре , инсани сыйфатлары хакында җылы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларының “Мизгел” яшьләр театры режиссеры И.И. Хафизов тарафыннан И. Нуруллинның «Тукай Петербургта» драмасыннан сәхнәләштерелгән өзекне тамашачылар бик җылы кабул итте. “Моңлы саз чыңнары” әдәби-музыкаль кичәсе И. Нуруллинның кызы Гүзәл Ибраһимовнаның әтисе хакында истәлекләре һәм әлеге чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзе белән тәмамланды.

 

Мәгълүматны татар әдәбияты кафедрасы доценты Т.Ш. Гыйлаҗев әзерләде

 

Төп төшенчәләр: И. Нуруллин. әдәби-музыкаль чара, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, тукайчы галим, исхакыйчы галим