19 апреля 2023
"Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен..." дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды

17 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының төп гомуми белем бирү оешмаларының 1011 сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән студентлар катнашында “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге булып узды. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы тарафыннан инде сигез ел давамында үткәрелә торган әлеге чара бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлана.

Тантананы Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов ачып җибәрде. “Иң шатлыклысы: конкурста катнашырга теләк белдергән уку йортлары һәм студентлар саны елдан–ел арта бара. Быел бәйгедә Татарстандагы югары, урта махсус белем бирүче уку йортларыннан тыш беренче тапкыр урта мәктәпләрдән, гимназияләрдән дә катнашучылар булды. 90 нан артык яшьләребез катнашырга теләк белдерде”, – дип әйтте ул.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәбир кызы Гыйззәтуллина: “Сез әлеге бәйгегә килгәнсез икән, димәк, әйтер сүзегез, ниндидер ачышыгыз бар. Бу безне бик куандыра”, – диде.   

Ачылыш тантанасына Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Газинур Морат та чакырылган иде. “2012 елның 27 апрелендә Туфан Миңнуллин: “Дәүләтсез халыкның дәүләте – шагыйрь ул. Тукай – безнең дәүләтебез”, – дигән иде. Һәм бу чыннан да шулай”, – дип искә алды.

Бәйгедә Казан федераль университеты, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе, Казан технология фәнни-тикшеренү университеты, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Россия ислам институты, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе, Казан театр училищесы, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте, Казан энергетика һәм Казан педагогика көллиятләре, һ.б. күп кенә вуз, ссуз студентлары катнашты. Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән югары сыйныф укучыларының әлеге бәйгедә катнашуы шулай ук әлеге чарага ямь өстәде. Ачылыш тантанасы барлык катнашучылар тарафыннан Габдулла Тукайның “И, туган тел” җырын башкарып тәмамланды.

Бәйге алга таба 5 төрле номинация буенча дәвам итте.

“Без – Тукайлы халык” номинациясендә татар студентлары Г.Тукайның шигырьләрен татарча яңгыратты, “Татар теле – күңелем теле” номинациясендә чит милләт вәкилләре булган студентлар үзара көч сынашты, “Тукай моңы –җиһанда” номинациясендә Г.Тукай шигырьләре төрле (инглиз, рус, чуваш, таджик, бурят, гарәп) телләрдә яңгырады, “Тукай – безнең күңелләрдә” номинациясендә студентлар Г. Тукайга багышланган үзләре язган шигырьләрен укыды. Жюри вазифасын башкарган татар тел белеме кафедрасы укытучылары укучыларның һәм студентларның шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларына, үз-үзләрен тотышларына, киемнәренә, Тукайның әйтәсе килгән фикерен тыңлаучыларга җиткерә алу сәләтләренә игътибар иттеләр. “Тукай иҗаты турында әйтер сүзем” номинациясендә катнашкан фәнни эшләрнең югары дәрәҗәдә, кызыклы һәм актуаль темаларга багышланганлыгына басым ясалды.  

Укучылар һәм студентлар белән бергә килгән укытучылар өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Аның җитәкчесе – педагогика фәннәре докторы, профессор Ф.Ф. Харисов. Укытучылар бүгенге көндә төп гомуми белем бирү оешмаларында, вуз һәм ссуз системасында татар теленең укытылышы, проблемалары, фәнни-методик әсбаплар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

“Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” фәнни-иҗади бәйгесе катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән ябылды.

 

Автор: татар тел белеме кафедрасы доценты, фил. фәннәре кандидаты Рамилә Камил кызы Сәгъдиева