18 апреля 2023
Татар телендә тиз уку серләре

Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасында эшләп килүче «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дип исемләнгән фәнни түгәрәк кысаларында институтыбызның 4 курс студенты Мәликә Хәйрулла Җәлил кызы белән очрашу булды. Мәликә Хәйрулла татар телендә тиз уку буенча Россиядәге бердәнбер курсны эшләгә. Дүртенче курс студентының «Тиз уку» проекты «КФУ Ел студенты–2022» конкурсының «Иң яхшы студент инициативасы» номинациясендә җиңү яулады.

Очрашу татар телендә тиз укуга багышланган иде. Филологлар өчен әлеге мәсьәлә аеруча актуаль. Мәликә Хәйрулла үзенең әлеге юнәлеш белән кызыксынуын югары уку йортында бирелгән әдәбиятны тиз арада укып чыгуга барып тоташканын билгеләп үтте. Тиз уку белән кызыксынганда, Мәликә рус телендә уку тизлеген арттыру өчен бирелгән күнекмәләрнең татар теленә туры килмәвен аңлый. Татар телендә тиз уку синтаксик, морфологик, лексик һәм психолингвистик яктан билгеле бер үзенчәлекләргә ия. Шул рәвешле бу гади кызыксыну Мәликә өчен фәнни эшкә әверелә.

Мәликә китап битен күз белән карап чыгу өчен уртача алганда ун секунд вакыт җитүен, ә шул ук битне уку өчен бер минут таләп ителүен әйтте. Димәк, минутның ун секунды текст укуга китә, ә калган 50 секундта без кинәт кенә ашыйсы килгәнне, ниндидер эш эшләргә кирәклекне һәм башкалар хакында уйлыйбыз. Нәтиҗәдә укылган материалның эчтәлеге үзләштерелми һәм как-кат укырга туры килә. Әгәр дә кеше тиз уку кагыйдәләренә таянса, бер кат укып та текстның 70 % ын истә калдыра алыр иде.

Текстны дөрес уку кагыйдәләре уку фазаларына бәйле. Алар түбәндәгеләр:

  1. Предфаза – текстны сайлау һәм максат кую, ягъни бу текстны укыгач без нәрсә белергә, ятларга тиеш һ.б.
  2. Уку фазасы – текстны карап чыгабыз, укыйбыз һәм истә калдырабыз.
  3. Постфаза – максатка никадәр ирешүебезне билгелибез.

Тиз уку өчен исә, без:

- гомумән күп укырга тиешбез. Баш миендә һәр сүзгә карата билгеле бер ассоцияцияләр бар. Мәсәлән «кыз» сүзенә ассоциация – матур, чәч тарый, бизәнә, ашарга пешерә һәм башкалар. Бу ассоциацияләр нейрон бәйләнеш булдыралар. Кеше күбрәк укыган саен аның нейрон бәйләнешләре күбрәк була. Бу бәйләнешләр исә диагональ буенча укыганда кирәк.

- аерым бер сүзне түгел, ә сүзтезмәне, җөмләне күрергә һәм укырга тиешбез, моның өчен Шульте таблицасы белән эшләргә кирәк.

– бармак белән укырга кирәк. Бу очракта без бармакны юл буйлап йөртергә һәм күз шул бармак артыннан укып барырга тиеш.

Тиз укудан тыш, без текстны истә дә калдырырга, аны аңларга тиешбез. Моның өчен схемалар, планнар төзергә тәкъдим ителә. Шушы күнекмәләр ярдәмендә Мәликә бер минутка 1700 сүз укый. Бу бик күп. Ул җәй айларында тиз уку буенча курслар алып барырга ниятли. Алда Мәликәгә уңышлар телибез һәм очрашу өчен рәхмәтләребезне юллыйбыз.

 

 

Мәгълүматны 1 курс студенты Ләйлә Мифтәхетдинова, түгәрәк җитәкчесе Гөлфия Һадиева әзерләде.