17 апреля 2023
Бүгенге татар прозасында сага жанры турында сөйләшү

13 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында журналист, җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллова һәм эшмәкәр, язучы Равилә Шәйдуллина-Мурат белән очрашу узды.

Хәзерге татар әдәбияты дәресе кысаларында үткәрелгән очрашуда сүз заманының күренекле нәфис затларыннан берсе – Өммегөлсем-Акчуринаның тормыш юлын яктырткан “Язмыш җиле” романы һәм XX гасырның 30 нчы еллар, шәхес культы, сөрген темаларын күтәргән, үз нәселе тарихын яктырткан “Карт шомырт хатирәсе” сага-романы хакында барды. Студентлар әсәрләрдә бирелгән вакыйгалар турында яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр. Әңгәмә барышында һәркем авторларга үз сорауларын бирә алды. Шулай ук чара вакытында шигърияткә дә урын бирелде. Әлеге әдәби очрашуны оештырган милләт җанлы остазыбыз Гөлфия Гайнуллина Р.Шәйдуллина-Муратның шигырьләрен укыды, Равилә ханым үзе дә “ана кешенең күз яшьләренә манылган” шигъри юлларын тәкъдим итте.

Язучылар иҗатларына кагылышлы яңалыклары белән дә уртаклаштылар. Роза Туфитуллованың “Язмыш җиле” романы француз теленә тәрҗемә ителгән,чит илдә татар сагасы буларак танылган икән. Май ахырында Роза ханым Парижга, Сорбонна университетына китапның тәкъдир ителешенә барырга җыена. Равилә Шәйдуллина-Мурат исә бүгенге көндә яңа әсәрен яза, тиздән аның “Тау башында бүре бар” дип исемләнгән романы дөнья күрәчәк.

 

Чыганак: 10.2-901 төркем студенты Ландыш Гобәйдуллина