05 апреля 2023
Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты "Иң җитез кыз" исеменә ия булды

Кичә, ягъни 4нче апрель көнне, "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә "Яз гүзәле -2023" бәйгесенең финалы узды. Югары мәктәбебезнең 10.2-002нче төркем студенткасы Сафина Алия Илһам кызы "Иң җитез кыз" номинациясенә ия булды! 

«Әле һаман ышана алмыйм... Барысы да шундый тиз узып китте. Әле һаман да шатлыктан елыйсым килә» - дип хисләре белән уртаклашты Алия. Әлеге бәйгедә катнашуга күпме көч, тырышлык куелганын, сәхнәгә чыгар алдыннан ничек борчылганнарын ул үзе генә беләдер, мөгаен. Бер ай элек сайлап алу турында катнашып, ул 40 кыз арасыннан финалга узды. Ай дәвамында төрле мастер-класс, дәресләр, очрашуларга йөреп, Алия зур тәҗрибә туплады, үзенең чын татар кызы, яз гүзәле булуын исбатлады. Һәр көн төрле чарага багышланган иде: Татар китабы йортында узган интеллектуаль этап, "Тәмле булсын" ресторанында кулинар этап, "Ак калфак" оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән очрашу, вокал, калфак тегү, татар каллиграфиясе, татар биюе буенча мастер-класслар, әдәби музейга экскурсия, Фәнис Җиһанша белән сүз сәнгате дәресләре. Финалга санаулы көннәр калып барганда да Алия зур тырышлык куеп, үз чыгышы өстендә эшләде. 

Сәхнәдә  күренү белән зал аны көчле алкышларга күмде. Әлеге мизгелдә  Алия үзе дә җанатарлары аңа чын күңелдән көч биреп торганын сизгәндер. «Бәйгедә катнашу дәверендә миңа терәк булган әти-әни, туганнарым, дусларым, төркемдәшләремә мин бик рәхмәтле» - дип ихлас хисләрен белдерде Алия Сафина. 

Без исә Алияне чын күңелебездән котлыйбыз! Алдагы елларда да башлаган һәр эшең яхшы нәтиҗәләре белән сөендереп торырга язсын! Уңышлар!

 

Чыганак: 3нче курс студенты Зилә Мөхәммәтова, Татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов