03 апреля 2023
Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә очрашу узды

3нче апрель көнне Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге  милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары Айсылу Галиева һәм редактор, шагыйрь Рифат Сәлах белән очрашты.

Очрашу бик җылы һәм тирән мәгънәле иде. Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире Айсылу Галиева балаларның яшенә карап, нинди китаплар бастырылуы, нәшрият эшчәнлеге, балалар өчен кызыклы ресурлар турында сөйләп үтте. Ул балалар өчен китапларга рәсемнәр ничек ясала, ниндиләре уңышлы, рәссамнар белән  элемтә тоту мәсәләләренә дә тукталып, студентларда зур кызыксыну уятса, Рифат Сәлах үз шигырьләрен укып, безне таң калдырды. Университетның юридик факультетында укыган вакытта ук “Әллүки” түгәрәгенә йөрүе, шунда шигырь язу белән мавыгуы, иҗат эшенә керешеп китүе турындагы истәлекләр безнең өчен бик кызыклы булды. Студентлар кызыклы әңгәмә вакытында күп сорауларына җавап та таба алдылар.

Кирәкле, кызыклы очрашу оештырганы өчен, студентлар исеменнән, мөгаллимәбез Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗевага тирән рәхмәт җиткерәбез.

 

Чыганак: Ландыш Каримуллина, 1 курс студенты