31 марта 2023
Аспирантыбыз оештырган "Әдәби мәктәп"тә абитуриентларыбыз белән очрашу

30 март көнне “Татар китабы йорты”нда “Әдәби мәктәп” проекты кысаларында үткәрелгән дәрестә абитуриентларыбыз белән очрашу булды.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасында аспирантураны тәмамлаган язучы Ландыш Әбүдарова (Фәезова) “Татар китабы йорты”нда “Әдәби мәктәп”оештырып җибәрде. Мәктәптәге дәресләрдә безнең абитуриентларыбыз даими  катнаша.

“Ә.Еникинең “Мәк чәчәге” нәсеренең сюжет структурасы, тексттагы мәгънәләрне табу”га караган дәресне КФУ доценты Гайнуллна Гөлфия Расил кызы алып барды.

Дәрестә катнашкан Ихтыяр һәм Мәрьям рухланып, КФУдагы Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә үткән конфереренцияләрдә, олимпиадаларда җиңүләрен сөйләделәр, һичшиксез укырга керәчәкләрен әйтеләр. Дәрес тәмамлануга, Ихтыяр: “Ничектер дөнья яктырып киткәндәй булды”, – дигән хисләрен җиткерде.

Әйтергә кирәк, Ландыш Фәезова “Әдәби мәктәп”кә яшь язучыларны җәлеп итә. Күбесе он-лайн форматта тоташа. Алар да безнең югары мәктәптәге дәресләр белән кызыксынып киттеләр, рус кызы Оля да татар әдәбиятына мөкиббән булуын җиткерде.

КФУда гыйлем алуның бөтен баскычларын үткән Ландыш Фәезовага абитуриентларыбыз белән очрашуларның һәрберсендә безнең институтыбыз турында мәгълүмат җиткергәне, очрашулар оештырганы өчен рәхмәтлебез. Билгеле, абитуриентлар белән эшләүдә аспирантларыбыз, магистрларыбыз, безне тәмамлаган студентларның катнашуы – бәяләп бетергесез зур ярдәм ул.

 

Чыганак: Татар әдәбияты кафедрасы