31 марта 2023
Фирдүс Гыймалтдинов: "Тарихыбызның һәр дәвере тарихи романнарда яктыртылырга тиеш"

30 нчы март көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ГТРК “Татарстан” директоры, бүгенге тарихи прозабызның гүзәл үрнәге “Урда ханы Үзбәк” романы авторы Фирдүс Гыйлматдинов студентлар белән очрашуга килде. Студентлар  укытучылары Гөлфия Рәсил кызы җитәкчелегендә “Урда ханы Үзбәк” романы турында фикер алыштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Татарстан Республикасы рәисе каршындагы “Туган телләрне саклау һәм үстерү” комиссиясе оештырган әдәби конкурста җиңеп, 2 нче урынны алган “Урда ханы Үзбәк” романы “Казан Утлары” журналының 2023 елгы гыйнвар-март саннарында басылып чыкты. Әлбәттә, бу роман күп кенә укучыларда, бигрәк тә әдәбият белән янып яшәүчеләрдә зур кызыксыну уятты.

Кем ул Үзбәк хан? Аның Алтын Урда тарихындагы тоткан урыны нинди? Авторны әлеге романны язарга ни этәргән һәм бу романның кыйммәте нидә? Бу һәм башка сорауларга җавапларны язучы Фирдүс
Гыйлматдинов тәфсилләп җиткерде.

Фирдүс Гыйлматдиновның әлеге романы төрле басма чыганаклар, фәнни мәкаләләргә таянып 2016 елда иҗат ителә башлаган. Алдан язучы күпсанлы чыганаклардан, аеруча гыйльми китап һәм язмалардан тарихның шул чорын өйрәнгән, үзе өчен Үзбәк образын эшләгән. Язучы төп герое турында болай ди: “Минем романдагы Үзбәк ул – көчле, гарьчел, кырыс”. Чыганаклар белән танышкан саен билгеле бер күзаллау, персонажлар образлары, сюжет барлыкка килгән. Роман Үзбәк ханны төрле яктан ачарга ярдәм итә, аның халкыбыз тарихындагы ролен билгели. “Романда уйдырма да бар”, – дип язучы төгәл фкларны һәм уйдырманы аерып куйды.

Язучының эрудициясе, тирән белеме, әсәрне язуга һәм студентлар белән очрашуга ни дрәдҗәдә әзерлекле якын килүе соклану һәм чиксез ихтирам уятты: Мин әлегә үземне язучы дип әйтә алмыйм, басылган ике әсәрем бар. “Буа” романым белән “Урда ханы Үзбәк” романым тел ягыннан да, эшләнеше ягыннан да гаҗәеп аерыла. Сезнең белән очрашу – язучы сыйфатында үз гомеремдә беренче очрашу”,  – диде язучы.

Филология белгечлеген алучы студентлар әсәрнең төзелешенә бәйле сорауларын бирделәр: герой тарихи архитибына туры киләме, символик мәгънәләр салынганмы һ.б.?

Очрашу шулай ук укытучыбыз Гөлфия Расил кызының сораулары һәм фикерләре белән дә үрелеп барды, чара бик кызыклы, файдалы һәм мәгълүматлы булды.

Сөйләшәү ахырында Фирдүс Гыймалтдинов: “Тарихыбызның һәр дәвере тарихи романнарда яктыртылырга тиеш, без бу җаваплылыкны тулаем тоябыз”, –диде.

 Хәзерге проза буенча мондый очрашулар дәвамлы булса иде!

 

Чыганак: Мөхәммәтҗанова Ләйсән, 1-.2.902 төркем студенты