30 марта 2023
Халыкка кайтарылган исем: Зәбих Искужин

29 мартта “Шәрык клубы” музеенда “Зәбих Искужин: Идел ярында Сакмар егете” документаль фильмын тәкъдир итү кичәсе узды.

Зәбих Искужин – башкорт галиме, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче. Аның ярдәме белән Шәехзадә Бабичның беркайда да басылмаган шигырьләре дөнья күргән. Әлеге фактны филология фәннәре кандидаты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Өфе сәнгать институты доценты Гөлчәчәк Саламатова ачыклаган. Үзенең тикшеренүләренә нигезләнеп, ул «Зәбих Искужин: Идел ярында Сакмар егете» китабын язган. Шушы хезмәткә таянып, Башкорт телевидениесе документаль-нәфис фильм төшергән. Фильмда ватандашларыбыз – Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, әдәбият галиме Рамил Исламов, КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова да катнашты.

– 2023 ел илебездә укытучылар һәм остазлар елы дип билгеләнде. Минем бүгенге укучыларыма элек шәкертләр остазларының хезмәтләрен, архивларын ничек итеп саклап калганнарын, укытучыларына булган тугрылыкларын күрсәтәсем килә. Зәбих Искужин – күренекле әдәбият галиме Галимҗан Нигъмәтинең иң яхшы шәкертләреннән берсе. Бу шәхес яшьләргә үрнәк булыр, дип уйлыйм. Фильм безне бик четерекле заманга – 1930 елларга, репрессия елларына күчерә, – диде Миләүшә Хәбетдинова.

Фильм Башкортстанның Зилаер районында, Казанда һәм Рәсәй Фәннәр академиясе Өфе фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында төшерелгән. Авторлар Зәбих Искужинның образын һәм характерын тудырырга тырышып, аның иҗади мирасын яктырттылар. Зәбих Искужин ролен Башкортстан республикасының атказанган артисты Рәмзил Сәлмәнов башкарды.

Тәкъдир итүдә әдәбият галиме Галимҗан Нигъмәтинең фәнни мәктәбе, аның укучысы Зәбих Искужинның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән танышырга теләүчеләр катнашты. Галимҗан Нигъмәтинең оныгы – педагогика фәннәре докторы Искәндәр Ярмәкәев тә бар иде. Әлеге документаль фильм татар һәм башкорт галимнәренең хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булып тора.

Зәбих Габделгазим улы Искужин 1911 елда Башкортстан республикасы Зилаер районының Мәкъсүт авылында туган. 1929 елда алман телендә язылган биографиясеннән күренгәнчә, башлангыч белемне ул 1921-1925 елларда Зилаер авылында ала, аннары бер ел Стәрлетамак шәһәрендәге ятимнәр мәктәбендә укый. 1926-1929 елларда – Оренбург шәһәрендәге Башкорт педагогия техникумы студенты. 1929 елның сентябрендә Башкорт халык комиссариаты мәгарифе юлламасы белән Казанга килә һәм Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә, аны 1931 елда тәмамлый.

1932 елның сентябрендә Татар педагогия институтының аспирантурасына укырга керә, аны 1935 елда уңышлы тәмамлый. Зәбих Искужин “Шәехзадә Бабич иҗаты” темасына диссертация яза һәм 12 кеше арасында яклауга әзер хезмәт белән тәмамлаган бердәнбер аспирант була. Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында урнашкан Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең фәнни архивында Зәбих Искужинның шәхси фонды саклана. Фонд өч өлештән тора, анда ике меңнән артык документ, хат һәм фотосурәтләр тупланган.