28 марта 2023
"Аулак өй" җиңүчесе – "Әллүки"

Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә оештырылган “Аулак өй – баттл” дип исемләнгән чара узды.

Әлеге чарада "Әллүки" иҗат берләшмәсе, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты каршындагы Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, КФУның Татар тел белеме кафедрасының журналистика бүлеге студентлары катнашты.

Чарада катнашкан барлык төркемнәр дә туган телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклауга юнәлдерелгән чыгышлар күрсәтте, татар әдәбиятына караган сорауларга җавап бирде һәм бик күп кызыклы әдәби биремнәр чиште.

“Йөзек салыш” уенында һәр команда, халык җырларын, халык биюләрен тәкъдим итеп, үзенең осталыгын күрсәтте һәм шушы ук биремдә төркемнәрнең бердәмлеге сыналды.

“Туракланган шигырь”, “Әсәрне таны”, “Авторны билгелә”, “Кемнең портреты?” кебек кызыклы биремнәрне чишү, сорауларга җавап бирү барышында студентларга уку дәверендә алган белемнәрен искә төшерергә кирәк булды. Күмәк җырлар, дәртле халык биюләре белән үрелеп барган күңелле бәйге һәркем өчен истәлекле вакыйга булып күңелгә кереп калды.

Татар халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга тапшыруны, аларны рухи яктан баетуны максат итеп куйган әлеге чара бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмый. Татар мохитендә тәрбияләнгән, саф татарча белем алган студентлар өчен дә милли-мәдәни агартуны күз уңында тоткан бәйгеләр кирәк икәнлеге билгеле.

“Аулак өй – баттл”ның беренче һәм икенче раундлары үткәннән соң, Халисә Кузьмина (Ширмән) җитәкчелегендәге “Әллүки” төркеме финал өлешендә җиңү яулады. Чараның оештыручысы, “Үз өем” электрон журналы мөхәррире Сәрия Закирова, студентларның белемле һәм актив булуын ассызыклап, киләчәктә булачак уеннарда уңышлар теләде.

 

Алинә Хәбибуллина