28 марта 2023
"Мизгел" яшьләр театры Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасын тәкъдим итте

Казан Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында эшләп килүче "Мизгел" яшьләр театры 27нче март көнне тамашачы игътибарына Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасын тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры — Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Илфак Хафизов.

Туфан Миңнуллин драматургиясе соңгы елларда укучылары арасында аеруча зур кызыксыну уята. Анда бүгенге яшәешнең, агымдагы тормышның өлгергән мәсьәләләре, төрле яклары чагылыш таба. Шул исәптән үкенечле, гыйбрәтле яклары да.

"Әниләр һәм бәбиләр" - бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган, мәңгелек темаларның берсен күтәргән әсәр. Вакыйгалар бала тудыру йортында бара. Унике бала анасы Гөлфинә (Гөлинә Имамиева), җиде ел буе бала көтеп, ниһаять ана булу бәхетен татыган Валентина (Алсинә Сөләймәнова), яшьлегендә яраткан кешесен табып, гаилә кору бәхетенә ирешә алмаган, әни булырга омтылган Алтынчәч (Нәзирә Хәкимова), яшьлек җүләрлеге белән үз баласыннан баш тарткан Дилеммага (Айгөл Фәйзуллина) карап, төрле аналарның балаларына булган хисләре, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт, хатын-кызның гаилә учагын саклауда булган бәяләп бетергесез роле турында уйланырга мәҗбүр буласың. 

Әлеге әсәрне сайлауларының сәбәбен "Мизгел" яшьләр театры режиссеры Илфак Хафизов «Әни кешенең ни дәрәҗәдә кадерле булуын тагын бер кат искәртү өчен» дип аңлатты. Һәм алар үз максатларына ирештеләр дип әйтергә була. Гөлфинә, Валентина, Алтынчәчләрнең балаларына карата булган җылы мәхәббәте күңелләрдә соклану хисе уятса, Дилемма кебек җавапсыз аналарның барлыгын күреп тә залда утыручылар гыйбрәт алгандыр. Айзирә Әхәтовна (Гөлзидә Кәримуллина), Нина (Ләйсән Сәләхова) кебек нарасыйларның гомере, аналарның сәламәтлеге өчен чын күңеленнән борчылучы, эшенә гашыйк табиблар да хөрмәт хисе уятмый калмый. 

Сәхнәгә куелачак пьеса сезон башында ук сайланса да, кышкы сессия, студентлар язы бәйгеләренә нисбәтле әзерлекне бераз кичектереп торырга туры килә. "Дөресен генә әйткәндә, соңгы дүрт-биш көндә аеруча интенсив эшләргә туры килде" - дип сөйләде Илфак Хафизов. Иң катлаулысы исә - рольләрне бүлү була. 

Тамашачы спектакльне бик җылы кабул итте, актерларны алкышларга күмде. "Мизгел" театры актерлары бүген үзләренең чын талант ияләре икәнлекләрен тагын бер кат исбатладылар. Афәрин! Алга таба иҗади уңышлар юлдаш булсын сезгә!

 

 3нче курс студенты Мөхәммәтова Зилә