27 марта 2023
Әдәби әсәрне ничек язарга?

Филология фәннәре кандидаты, татар теле белеме кафедрасы доценты Кузьмина Халисә Хатыйп кызы белән очрашу

23 нче март көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы кысаларында эшләп килүче «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дип исемләнгән студентларның фәнни түгәрәгенең чираттагы утырышы булды. Очрашуга Казан федеральның татар теле белеме кафедрасы доценты, шагыйрә, студентларның «Раушан» газетасы редакторы, «Әллүки» иҗат түгәрәгенең җитәкчесе Халисә Хатыйп кызы Кузьмина (Халисә Ширмән) килде.

Халисә Хатыйповна фикер алышу өчен дүрт тема әзерләп килгән иде: «Аналитик журналистика», «Әдәби әсәрне ничек язарга?», «Тел – тарих көзгесендә» яисә очрашуны әңгәмә рәвешендә алып бару. Студентларда «Әдәби әсәрне ничек язарга?» дигән тема аеруча зур кызыксыну уятты.

«Һәрбер журналист – язучы, чөнки ул гел нидер яза... » – дип башлады сүзен Халисә апа, аннары язучы булыр өчен төп шартларны атап китте, алар: язучының яше, тормыш тәҗрибәсе, хис байлыгы, дөньяга карашы, үз-үзенә мөнәсәбәте һәм аның максаты. Әлеге шартларның һәрберсенең мөһим булуын ул үзенең иҗат тәҗрибәсеннән мисаллар китереп, дәлилләп барды. Хис байлыгына килгәндә, Халисә Хатыйповна: «Әгәр мин персонажлар булып уйный, аларны сөйләтә алмасам, мин автор була алмыйм, чөнки мин герой хисләрен кичерә алмыйм, димәк, әсәр туа алмый» – дип аңлатты. Шулай ук, ул язучыны актер белән тиңләде, шул ук вакытта  актерның бер генә роль уйнавын, ә язучы бөтен рольләрне дә башкаруын ассызыклады.

Халисә апа яшь язучыларга үзләренең әсәрләрен башкаларга күрсәтүдән оялмаска киңәш итте: «Мин дә шул тәҗрибәне үттем. Ничек инде мин үз хисемне башкаларга укытыйм? Хис ул – кием. Ул сиңа я таман, я сине кыса, я ул сиңа зур. Шуның өчен кеше үзенә «таман» булган хисне эзли».

Әлеге очрашу вакытында  Халисә Хатыйп кызы студентларга язучылык һөнәре турында бик күп мөһим мәгълүматлар җиткерде. Тормыш тәҗрибәсеннән бүлешкән хатирәләре очрашуга аерым бер ямь өстәп барды. Чыгыш азагында Халисә апа яшь буынга ихлас теләкләрен теләп, киләчәкнең алар кулында булуын һәм аларның сайлавыннан торуын искәртеп үтте.

Очрашу килгән кунакка рәхмәт белдерү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

 

Мәгълүматны 1 курс студенты Гөлинә Минҗәләева, фәнни түгәрәк җитәкчесе Гөлфия Һадиева әзерләде.