24 марта 2023
Атаклы татар язучысы, драматург һәм публицист Г. Исхакый тууына 145 ел

ХХ гасырның беренче яртысында татар халкының иҗтимагый-рухи һәм мәдәни яңарышына, милли сүз сәнгатенең күтәрелешенә зур өлеш керткән күренекле татар язучысы, сәясәтче, милләт атасы Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан, аның туган төбәге - Татарстан Республикасының Чистай районы Чистай шәһәренең 2 номерлы гимназиясендә YI республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Төп чара башланыр алдыннан, Гаяз Исхакый тарихи-мемориаль һәм этнографик комплексы директоры Р.М. Ибраһимова музейдагы әдип экспонатлары белән таныштырды. Соңгы еллардагы табышлар, эзләнүләр нәтиҗәсе  хакында Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары квалификация категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Л.М. Фәсхетдинова сөйләде. Р.В. Закирова җитәкчелегендәге Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, мәктәп укучылары үзләренең чигү, тегү һәм каю буенча кул эшләре белән таныштырды. 

Конференцияне “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү директоры Р.Х. Гайнетдинова ачып җибәрде. Аның эшендә ТР Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы О.В. Купцова, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты, ТР Дәүләт Советының “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы А.Г. Тарханова, Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы җитәкчесе Ф.М. Галимов, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исем. Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы галимнәре - профессорлар, филология фәннәре докторлары Х.Й. Миңнегулов. Ф.Г. Галимуллин, филология фәннәре кандидаты, доцент Т.Ш. Гыйлаҗев катнашты.

Конференциянең пленар утырышында Т.Ш. Гыйлаҗев чарада катнашучыларны ИФМК директоры филология фәннәре докторы, профессор Р.Р. Җамалетдинов исеменнән котлады һәм уңышлар теләде. Ул үз чыгышында Г. Исхакый шәхесе һәм иҗатының кыйммәтен Г. Тукай белән янәшә куеп бәяләде. Ф.Г. Галимуллин исә Исхакый мирасын аңа татар әдәбияты классигы Ә. Еникинең мөнәсәбәте, биргән югары бәясе аша шәрехләде. Х. Миңнегулов бу бөек язучы кыйммәтен татар халкының милли рухын, татарлыкны, халык бөтенлеген саклауда, мөһаҗирлектәге татарларның язмышында уйнаган роле аша ачты. Пленар утырыштан соң, дүрт секция эшләде. Аларның өчесендә Г. Исхакый мирасының төрле аспектларын тикшергән докладлары белән төрле районнардан килгән укучылар чыгыш ясады. Дүртенчесендә бөек шәхескә багышланган укучылар иҗаты тыңланды. ТРның төрле районнарыннан килгән укучы балаларның, татар теле һәм әдәбитяты укытучыларының әдип иҗатына мәхәббәте аның киләчәгенә зур өметләр уята.

 

Мәгълүматны татар әдәбияты кафедрасы доценты Т.Ш. Гыйлаҗев әзерләде