23 марта 2023
Студентларның фәнни йомгаклау конференциясе

2023 нче елның 22 нче мартында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында студентларның фәнни йомгаклау конференциясе узды. Конференция кысасында Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы укытучылары җитәкчелегендә ике секция эше оештырылды.

«Татар телен диахрон-синхрон өйрәнү» һәм «Татар телен укыту методикасы» дип аталган секцияләрдә барлыгы 25 чыгыш тыңланылды. Студентларның фәнни эзләнүләре хәзерге лингвистиканың, мәктәптә татар телен укыту методикасының актуаль проблемаларына багышланган иде. Популяр татар исемнәренең генетик катламнары, хәзерге татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә рус һәм европа алынмаларының йогынтысы, татар телендәге аналитик журналистика, тел һәм стиль үзенчәлекләре, туган тел дәресләрендә татар сайтларын, мәгълүмати-аралашу технологияләрен, электрон сүзлекләр, онлайн платформалар куллану, дәресләрдә күрсәтмәлелекнең роле, укучыларда орфографик, лексик күнекмәләр формалаштыру мәсьәләләрен яктырткан кызыклы чыгышлар тыңланды, фикер алышу оештырылды. Секция җитәкчеләре – татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Галиуллина Гөлшат Рәис кызы, педагогика фәннәре докторы, профессор Харисов Фираз Фахраз улы –чыгышларның югары дәрәҗәле, эчтәлекле һәм фәнни яктан әһәмиятле булуларын ассызыкладылар. Секциядә катнашучы студентлар, укытучылар һәм секция җитәкчеләре тарафыннан  ««Тәртип» һәм «КитапFM» радио теле үзенчәлекләрен эксперименталь-фонетик юл белән тикшерү»  (Рахматуллина А.А.), «Татар теленә өйрәтүдә электрон сүзлекләр» (Тагирова Л.Г.), «5 нчы сыйныфта Learningapps.org, Quiziz.com,  Quizlet, Genially платформаларын кулланып,  татар телен укыту үзенчәлекләре» (Шакирова Р.З.), «Нагайбәкләр сөйләшенә хас тел үзенчәлекләре: В.Н Витевскийның  фольклор текстлары нигезендә (1891)» (Хисматуллина И.М.), «Рус телендә сөйләшүче укучыларны татарча әйтелешкә өйрәтү үзенчәлекләре» (Газизова З.И.) темаларына багышланган эшләр югары бәяләнде.

Студентларыбызга фәнни эзләнүләрендә яңа уңышлар теләп калабыз.

 

Информация чыганагы: татар теле белеме кафедрасы доценты Г.Р. Шакирова